Район авылларында яшелчәчелек тармагын җәелдерү буенча конкурс игълан ителәчәк
Агымдагы атнада Акбаш авылында узган семинар-киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев авылларда яшелчә үстерү тармагын җәелдерү тәкъдиме белән чыкты.
Димскәй елгасы буенда урнашкан 16 гектарда бәрәңге һәм кәбестә үстерү белән шактый еллар шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Ленар Кәлимуллин базасында җыйналган авыл җирлеге башлыклары, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар әлеге тармак мөмкинлекләре, табышлылыгы һәм бизнесны алып баруда килеп туа торган проблемалар турында киңәш-табыш корды. Рөстәм Нуриев, районның шактый авыллары янәшәсеннән Ык, Димскәй, башка елга һәм инешләрнең агуын, шул уңайдан яшелчә үстерү өчен бер дигән участоклар булын исәпкә алып, шулай ук җирле халыкның мәшгульлеген дә арттыру максатында, яшелчә үстерү юнәлешендә иң яхшы программа төзү буенча авыл җирлекләре арасында конкурс игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Ул җиңү яулаган ике авылга финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев