Район башлыгы Рөстәм Нуриев: "8 Март – ул яз, кояш һәм чәчәкләр"
Хөрмәтле районыбыз хатын-кызлары - әниләребез, әбиләребез, тормыш юлдашларыбыз, сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән тәбрик итәм. Сезнең иң күркәм сыйфатларыгыз аркасында тормыш күпкә тулырак, игелеклерәк һәм матуррак була бара.
Кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре, бер тапкыр ир-егетләр белән тигез хокукларны яулап, бүген үзләрен барлык өлкәләрдә - мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, төзелеш тармагында яхшы яктан күрсәтте. Алар хокук тәртибен саклаучылар да, сәясәтчеләр дә, спортчылар да, эшмәкәрләр дә... Вакытны артка борып, хатын-кызның тәкъдире аз белән канәгатьләнүенә, һөнәри яктан үсеш ала һәм камилләшә алмавы чорына әйләнеп кайтырга теләсәк, җәмгыять әхлаки һәм рухи яктан күпкә ярлыланыр иде. Язның беренче бәйрәме күптән инде сәяси төсмерен югалтты. Әмма бәйрәмнең актуальлеге, тормышның күркәм ягы турында искәртү буларак, әле һаман югалмаган.
Сөекле кече һәм өлкән яшьтәге райондаш хатын-кызларыбыз! Сезгә сәламәтлек, йортларыгызда иминлек телим, балаларыгыз тыңлаучан, ир-егетләрегез ярдәмендә тылларыгыз нык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев