Район пенсионерлары – шашка һәм шахмат турнирында
Бүген Балалар иҗаты үзәге бинасына җыелган өлкән буын вәкилләре республикада ветераннар хәрәкәте оешуының 30 еллыгына багышланган шашка һәм шахмат буенча темпо-турнирда катнашты.
Пенсионерларны район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, "Олимп" спорт мәктәбе директоры Светлана Пройдакова, Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ильмира Абдуллина сәламләде. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Россия пенсионерлар берлегенең Ютазы районы бүлеге рәисе Валентина Воробьева быел районда җиденче тапкыр шашка һәм шахмат турнирында көч сынашачак песионерларга матур җиңүләр теләде. Тантаналы минутлардан соң, районның бөтен диярлек авыл җирлекләреннән килгән командалар өстәл артларында урын алды һәм уен башланды. Баш миен эшләтергә мәҗбүр итә торган уенда җиңүчеләрнең исемнәре белән гәҗитнең алдагы санында танышырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев