Район ветераннары – түгәрәк өстәл артында
Бүген район мәдәният йортында район ветераннар оешмалары җитәкчеләре түгәрәк өстәл артына җыйналды.
Инвалидлар, сукырлар җәмгыяте активы, хезмәт коллективларының прфсоюз комитеты рәисләре районның социаль корпусы җитәкчеләре белән очрашты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова сәламләде. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова якын киләчәккә планнар белән таныштырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова һәм аның хезмәттәше Ильмира Ханнанова халыкка күрсәтелә торган матди ярдәм төрләре турында сөйләде. Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ильмира Абдуллина әлеге өлкәдә булган яңалыкларны хәбәр итте. Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов өлкән буын вәкилләре катнашында эшли торган клуб формированиеләрен, мәдәни-күңел ачу чараларын бәян итте. Ахырда җитәкчеләр ветераннарны борчый торган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев