“Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бәйрәкә китапханәсендә авылдаш язучылары белән очрашкан
Балалар иҗаты үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бәйрәкә авылы китапханәсендә үзләренең авылдаш язучылары Зөлфия Ямаева белән очрашты.
Әлеге чараның максаты - балаларда туган телгә һәм туган якка карата мәхәббәт уяту, иҗади сәләтләрен үстерү. Башта китапханәче Нәсимә Лотфуллина кыскача гына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, гәзитләрдән төзелгән күргәзмә белән таныштырды. Шигырь кичәсендә Зөлфия Ямаева белән укучылар арасында җанлы әңгәмә узды.
Шагыйрә үзенең шигырьләрен генә укып калмыйча, балаларга иҗат итү серләрен төшендерде һәм үз киңәшләрен бирде. Ахырдан берләшмәдә тәрбияләнүче һәр укучы үзе язган хикәя һәм шигырьләрен укыды, алар әсәрләр турында фикер алыштылар. Соңгы сүз итеп Зөлфия Ямаева балаларга иҗади уңышлар теләде, изге теләкләрен җиткерде. Шигърият кичәсен үткәрүдә ярдәм иткән Бәйрәкә авылы китапханәчесе Нәсимә Лотфуллинага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев