Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Сталинград өчен барган сугыш афәте Зыя ага Юнысов күңелендә быел җитмеш өченче елын яңарды

Фашист Германиясен тар-мар итүне якынайтып, Бөек Ватан сугышында хәлиткеч рольне уйнаган Сталинград сугышында совет солдатлары җиңү яулаганга бүген 73 ел тулды.

Бүген Россия халкы Хәрби дан көнен билгеләп уза. Әлеге тарихи дата уңаеннан Ташкичү авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны, районда бердәнбер "сталинградчы" Зыя ага Юнысов котлаулар кабул итте.

Туксан өченче яше белән баручы ветеранга халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова иң җылы теләкләрен юллады.

Сталинград өчен барган канкойгыч сугышның һәр көне, дошманга каршы бергә күтәрелгән иптәшләренең һәрберсе бүген дә хәтерендә булуын әйтеп узган Зыя Кашап улының үзенә булган мондый кадер-хөрмәттән күзләре яшьләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев