“Сударушка” рус җыры ансамбле Казан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге филармониясендә җырлаячак
Әлмәттә "Рухият" рухи яңарыш фонды оештырган балалар иҗатының "Сандугач сайрар илем" XX фестивале гала-концерты узды.
Концертта катнашу өчен безнең Оксана Җәләева җитәкчелегендәге "Сударушка" рус җыры ансамбле дә чакырылган иде. Кызлар "Я посеяла ленку" рус халык җырын дәртле һәм җиңел итеп башкарды. Әлеге шәп чыгыштан соң коллектив Казан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 17 апрельдә узачак юбилей фестиваленең йомгаклау гала-концертында җырлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев