Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Татарстан Президенты Урыссуда фатирларны шәхси җылытуга күчерүгә игътибар бирүне йөкләде

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры 3 мең 441 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчереләчәген җиткерде.

Урыссу бистәсендә фатирларны шәхси җылыту системасына күчерү эшләре дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Видеоконференция режимында барлык районнар белән киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 3 мең 441 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү, 4 газбүлгеч шкаф кую, 23,6 километрда ялгаучы газүткәргеч төзү ниятләнә.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе шулай ук Казанда да күпфатирлы торак йортларны шәхси җылылык пунктларына күчерү эшләре барышын сөйләде. Аның сүзләренчә, эш графигы билгеләнгән, әзерлек эшләре, җиһаз сайлау башкарлыган.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүне йөкләде.

Чыганагы: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/08/138305/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев