Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары: "Кышкы суыклардан котылу варианты – ике контурлы газ казаннары кую"

Җирле социаль челтәрләрдә аеруча еш күтәрелгән сорауларны гәҗит редакциясе ТР Төзелеш министрлыгына юллады. Сорауларга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җавап бирә.

- Без Ленин урамы буенча яшәүчеләр бөтен йортыбыз белән шәхси җылытуга күчүгә каршы. Соң чиккә кадәр көрәшергә телибез. Әмма, ГРЭС ябылса... Нишләргә?

Урыссуның торак фондын ике контурлы казаннар ярдәмендә шәхси җылытуга күчерү планлаштырыла. Эшләр ике җылыту сезоны арасында башкарылачак. Урыссу ГРЭСы, җылыту чоры тәмамлангач, электр энергиясен эшләүне туктатачак һәм Россия Бердәм энергетика системасыннан өзеләчәк. Кышкы суыклардан бердәнбер котылу юлы - шәхси җылыту казаннарына күчү.

- Әле генә миңа суд карары китерделәр, анда газ стоягын урнаштыру өчен мин үз фатирыма ТМШ хезмәткәрләрен кертергә тиеш дип әйтелгән. Миңа газ кертелгән бит инде. Тагын аларга миннән нәрсә кирәк?

- Газ хезмәтләре һәм идарә оешмасы хезмәткәрләренең бурычы - үзләренә йөкләнгән эшләрне аеруча сыйфатлы башкару. Әлеге масштаблы эш барлык якларның - район җитәкчелегенең, халыкның, Газлаштыру фонды, торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләренең үзара тыгыз хезмәттәшлегеннән башка хәл ителә алмый. Социумда яшәү элемтәсез мөмкин түгел, җәмгыятьтә яшәп, аның таләпләреннән читтә калып булмый.

- Үзәк җылытудан автоном җылытуга күчү бушлай булырга тиеш.

- Фатир хуҗалары килешү-лизинг нигезендә үз фатирлары эчендәге эшләр өчен түли. Әлеге эшләр бик индивидуаль һәм аларның бәясе дә төрлечә. Лизинг килешүе җиде елга төзелә. Аннары казан яшәүче милегенә әверелә һәм хуҗа экономияле кулланылган газ өчен генә түләячәк. Торакка җылылык бирүне җайга салырга мөмкин.

- Ни өчен автоном җылытуның башка юлларын - әйтик, бер яки берничә йортка мини-котельныйлар ясауны тәкъдим итмиләр?

- Шәхси җылытуга күчү өчен күп фатирлы йорт тораклары милекчеләренең гомуми җыелышы карары кирәк. Урыссу бистәсе халкының 35 проценты ике контурлы газ казаннары белән җылытуга күчү турында карар кабул итте. Район башлыгы даими рәвештә халык белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару максатында халык белән очрашулар уздыра. Социаль-мәдәни өлкә учреждениеләрен республика бюджеты хисабына аерым торган корылмада котельный урнаштыру юлы белән җылытуга күчерү күздә тотыла.

- Күп фатирлы йортларда ике контурлы казаннар - бу бит куркыныч!

- Республиканың 17 муниципаль районында торак фондын шәхси җылытуга күчерү тормышка ашырылды. Әлеге факт бернинди аңлатмалардан башка үзе турында үзе сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев