Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсендә яшәүче Мөкатдәсә Шәрифуллинага – 90 яшь

Байлар авылында 1927 елның 15 февралендә эшче гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән кызчыкның язмышы сынаулардан гыйбарәт була.

Төпчек бала булып үсми ул. Бик иртә кул арасына керә башлаган Мөкатдәсә, кечкенә кулларына ат йөгәне тотып, кырлар сукалый. Чалгы тотып печән чаба, пычкы тотып утын кисә, кышкы бураннарда ат җигеп, күрше авылдан Ютазыга ашлык ташый. Аның тәкъдиренә торф җирләрендә газап чигү дә язылган була. Мөкатдәсә Мияссар кызы язмышы алдында тез чүкми - ул үрнәк тормыш юлы уза, лаеклы балалар үстерә. Бүген шул күп санлы балалары һәм оныкларының тәрбиясендә матур картлык кичерүче Мөкатдәсә Мияссар кызы Шәрифуллины олуг юбилее белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова тәбрик итте. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынына Россия Президенты Владимир Путинның адреслы телеграммасын тапшырды.

Фоторепортаж с места события

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев