Урыссулы Наҗия Рәкыйпова район мәдәниятен тергезгән
Безнең илдә ел саен 25 мартта мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
Мәңгелек бәйрәм өлкәсе хезмәткәрләре нинди алар? Гадәти булмаган сәләткә, харизмага һәм бетмәс энергиягә ия мәдәният цехы осталары тормышка якты бизәкләр өсти. Әлеге өлкәдә безнең районда чын һөнәрманнар эшләве сер 0түгел. Әйтик, лаеклы ялга киткән, элек район мәдәният йортының өлкән методисты булып эшләгән Наҗия Рәкыйпова үз тормышындагы әһәмиятле эшкә зур өлеш кертә. Ул районның мәдәни тормышын тергезү чишмә башында тора һәм шуңа күрә аның хезмәт эшчәнлеге тарихын Ютазы районында мәдәният өлкәсе тарихы белән тиңләштерергә мөмкин.
- Нажия Котдусовна, Сез ничек нәкъ менә әлеге өлкәне сайладыгыз?
- Мин әле яшь кенә кыз һәм Туймазы шәһәрендәге пыяла заводында эшли идем. Ул вакытта мәдәният йортлары каршында күчмә бригадалар бар һәм алар атна яки ай дәвамында гастрольләрдә йөреп, концертлар куялар иде. Безнең дә команда бар иде: аның составына баянчы, бригада директоры - ул ук виолончельдә уйнаучы һәм фокусчы, биюче һәм ике җырчы - ахирәтем һәм мин кердек. Соңыннан без аның белән документларыбызны Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына тапшырдык. Ахирәтем үтә алмагач, мин дә укымаска карар иттем. Туган бистәмә әйләнеп кайткач, барыбер бу юнәлештә Алабугада белем алырга карар иттем. Ике ел узганнан соң, мин Исергәп авылы клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башладым. Анда өч ай эшләгәннән соң, миңа Байлар авылы клубында директор булып эшләү тәкъдиме булды.
- Сезгә егерме яшьтән аз гына артык чакта, авыл клубы белән җитәкчелек итү җиңел булмагандыр?
- Башта мин яшьләрнең бу вакытта ни дәрәҗәдә сугыш чукмары булуына аптырый идем. Бер генә дискотека да сугыштан башка узмый, һәм миңа еш кына баш бирмәсләрне тынычландырырга туры килә иде. Аннары участок милиционеры булып эшләүче булачак ирем белән танышканнан соң, ул минем өчен алыштыргысыз ярдәмчегә әверелде. Авыл советы планеркаларында мин беркайчан да дискотекалар вакытындагы низаглар турында сөйләмәдем.
- Ни өчен?
- Миңа әлеге егетләрнең әти-әниләре кызганыч иде. Тора-бара алар да минем үзләренә начарлык теләмәгәнлегемне аңлый башладылар. Тиздән клубта тынычлык урнашты һәм без дуслаштык. Яшьләр әле хәтта миңа булыша да башлады.
- Хуҗалык эшчәнлегеннән тыш, Сез бит әле клубның иҗади тормышы белән дә шөгыльләнгәнсез.
- Әйе. Өйләрдә йөреп, яшәүчеләрне мәдәни өлкәгә җәлеп итәргә туры килде. Авылда бер скрипкачы яши иде һәм мин хатыныннан аның концертларда катнашуын үгетләвен үтенеп сорый идем. Шулай ук мин авыл советы эше белән шөгыльләнергә тиеш булдым.
- Билгеле булуынча, Сез Ютазы районы оешканнан соң район мәдәният йортында эшләгәнсез.
- Әйе, ул вакытта татарча яхшы белгән белгечләр эзләделәр һәм миңа эш тәкъдим иттеләр. Район ул вакытта аякка гына басып килә иде, шуңа күрә без бернинди базасыз эш башладык. Әмма бераз вакыттан соң интуитив рәвештә системаны көйли башладык һәм барлык район чаралары безнең иңнәргә ятты.
- Сез өлкән методист булып эшләгәнсез һәм авыл клублары мөдирләре эшенә кураторлык иткәнсез. Таләпчән булырга еш туры килә идеме?
- Мин җитди булдым, әмма клуб хезмәткәрләренә аңлы мөнәсәбәт белән карарга тырыштым, чөнки яшь чакта авыл шартларында мәдәни эш алып баруның бөтен авырлыкларын үз җилкәмдә татыдым.
- Һәм шулай да Сезнеңчә мәдәният хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Минемчә мәдәният хезмәткәре төрле яклап үсеш алган шәхес һәм күп профильле белгеч булырга тиеш. Чөнки еш кына сәнгатьнең төрле төрләре - бию, вокал, нәфис сүз белән эшләргә туры килә. Бу юнәлешләрдә база төшенчәләреннән башка һөнәрман булу мөмкин түгел.
Әңгәмәбез ахырында Наҗия Рәкыйпова үзенең барлык хезмәттәшләренә һөнәир бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар юллады һәм аларга сәламәтлек, илһам һәм иҗади уңышлар теләде. Аның үрнәгендә кыю рәвештә шуны әйтергә була: мәдәният хезмәткәре - ул беренче чиратта энтузиаст, иҗади кеше, әмма мәдәният хакына үзен корбан итәргә әзер торган зат та. Календарь буенча бәйрәмнәр аның өчен хезмәт. Һәм әлеге өлкәнең чын хезмәткәре гади кешенең игътибарын матурлыкка һәм талантка юнәлтергә сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев