Урыссуда үзара салым булмаячак
Урыссу бистәсендә 2 декабрьдә Халык җыеннары башланды.
Беренчесе Урыссу урамындагы 17нче йорт яныннан, Семейный паркында һәм Ленин урамындагы 6 нчы йорт ишегалдында узды. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр гадәттәгечә үзләренең көнүзәк сорауларын бирдер, аларны район җитәкчелеге һәм тиешле хезмәтләр вәкилләре күз уңына алды. Үзара салым программасын гамәлдән чыгару турындагы хәбәр Урыссу халкы өчен узып баручы 2024 елгы җыеннарның төп яңалыгы булды. Бу хакта җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова хәбәр итте. Ягъни 2025 елда авыл халкы өчен үзара салым элеккечә кала: авыл халкы җыйган бер сумга республика дүрт сум бүлеп бирә. Татарстан шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә үзара салым механизмы бетерелә. Шул ук вакытта республикада инициатив бюджетлаштыруны кертү мәсьәләсе карала. Әлеге механизмның асылы нәрсәдә һәм аңа 2025 елда гамәлдә булыргамы- вакыт күрсәтер.
Исегезгә төшерәбез, Урыссу бистәсендә һәм районда үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә булды. Бу вакыт эчендә шактый эшләр башкарылды. 2024 елда Урыссуда яшәүчеләрнең үзара салым акчаларын үзләштерү һәм башка социаль программаларның гамәлгә ашырылуы турындагы мәгълүмат белән Урыссу бистәсе халкы дәвам иткән җыеннар вакытында, шулай ук газета битләрендә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә таныша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев