Ютазы балалары - Президент чыршысында
Узган якшәмбе көнне "Татнефть-Арена" мәйданында ачылган төп чыршы тантанасына чакыру кабул иткән республикабызның җиде меңнән артык укучысы арасында Ютазы районыннан 19 бала да күңел ачты.
Матур традиция буенча, төп чыршы бәйрәменә Татарстанның иң яхшы балалары чакырыла. Алар - талантлы, сәләтле укучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр. Бәйрәмдә катлаулы вәзгыятькә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да катнаша. Президент чыршысына барган яшь ютазылылар арасында Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучылары Айгөл Гарипова, Искәндәр Ибраһимов, Урыссуның 2 санлы мәктәбеннән Раина Галиева, Урыссуның 4 санлы мәктәбеннән Аяз Бикбулатов, Урыссу гимназиясеннән Әдилә Идрисова, Эмилия Гаифуллина, Ютазы мәктәбеннән Алсу Закирова, Алия Вәлиева, Әбсәләм мәктәбеннән Алинә Гатауллина, Димтамак мәктәбеннән Анастасия Гальчук, Кәрәкәшле мәктәбеннән Лиана Ситдыйкова, Кече Урыссу мәктәбеннән Алинә Әфләтунова, Каразирек мәктәбеннән Алинә Фәйзрахманова, Иске Урыссу мәктәбеннән Илнар Йосыпов, Подгорный мәктәбеннән Гөлназ Баталова. Президент чыршысында Татарстан варислары берлеге линиясе буенча Казан лагерьларының берсендә ял иткән Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Эльвина Мостаева, Урыссуның 4 санлы мәктәбеннән Ролина Никитина, Иске Урыссу мәктәбеннән Динара Йосыпова да катнашты. Алар - балалар хәрәкәте активистлары.
Җырлы-биюле тамашаны гына түгел, Ганс Андерсенның "Снежная королева» әкиятен дә карап хозурланган яшь буын вәкилләрен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе сәламли.
- Республика башлыгы авызыннан "Без бирегә иң яхшы укучыларны җыйдык...", - дигән сүзләрне ишеткәч, минем күңелемне горурлык катыш шатлык хисләре биләп алды. Бәйрәм искиткеч матур узды. "Снежная королева" әкияте, тамашаның махсус кунагы Егор Крид чыгышы онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Өстәвенә, без тамаша залында иң яхшы урыннарга урнаштык. Бөтен концерт безнең күз алдыбызда узды. Бүләкләр? Әлбәттә! Искитмәле! Кайтыр юлга чыкканда хәтта коры паек та өләштеләр, - дип тәэсирләре белән бик теләп уртаклашкан Бәйрәкә мәктәбе укучысы Алсу Мөхәммәтҗанова Президент чыршысына бару хокукына нәкъ менә уку алдынгысы булганы, фән олимпиадаларында призлы урыннар яулаганы өчен ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев