Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы хатын-кызлар советы зур җыен уздырды

Күптән түгел "Электросоединитель" заводында район хатын-кызлар советының патриотизм мәсьәләсенә багышланган киңәйтелгән утырышы узды.

Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова җитәкчелегендә үткән утырыш эшендә башлангыч хатын-кызлар советлары рәисләре катнашты. Ә аларның саны әлеге предпиятиедә 800 кешедән артык булган эшче арсыннан 60 процент тәшкил итә. Һәм хатын-кызларның нәтиҗәле эшләве өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Бу турыда заводның үз мохиты ачык сөйләде: утырыш башланыр алдыннан анда катнашучылар завод цехларында һәм участокларында булды, производство процессы белән танышты, заводның данлы коллективында эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре уеп язылган истәлекле плитә янына чәчәкләр салдылар. Актлар залында исә утырыш эшен "Балкыш" республика фестивале лауреаты - "Родники" завод хатын-кызлары хоры чыгышы башлап җибәрде. Район тамашачысы яратып өлгергән ике номердан тыш, хор коллективы "За околицей" җыры премьерасы белән шатландырды.

"Электросоединитель" заводының хатын-кызлар советы рәисе Флюра Нәбиуллина заводта коллектив килешүгә нигезләнгән хатын-кызлар советы эшен оештыру турында сөйләде. Аерым алганда, әлеге документта авырлы хатын-кызлар өчен аерым ташламалар каралган. Квартал саен хатын-кызлар советы актив тормыш позициясен тоткан хатын-кызларга "Искра-леди" күчмә вымпелын тапшыра: бу көнне вымпел алу өчен сәхнәгә сыйфат бүлеге начальнигы урынбасары Наилә Илькова чакырылды. Заводтагы тагын бер хатын-кыз - Римма Нурлыгаянова исеменә карата күп тапкыр мактау сүзләре әйтелде. Римма Нурлыгаяновага район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Хәер, утырыш Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме алдыннан узды, шуңа күрә җылы теләкләр барлык чарада катнашучылар адресына да җиткерелде: беренче язгы бәйрәм белән залда җыелган хатын-кызларны "Электросоединитель" җәмгыятенең генераль директоры Рәшид Нәбиуллин тәбрикләде. Ул тараткан бүләкләр дә күңелле сюрприз булды. Кыскасы, һөнәрендә беренче адымнарын ясаган эшче хакына барысы да эшләнгән коллектив өчен завод күптән икенче йортка әверелгән. Сүз уңаеннан, эш вакытыннан тыш вакыт турында. Ул биредә, барыннан да элек, күңелле буш вакыт. Спорт ярышлары, табигать кочагына корпоратив чыгуны оештыру, хезмәт десанты - әлеге һәм башка бик күп чаралар биредә еш кына эшчеләрнең балалары катнашында да үтә. Әйтик, Халыкара балаларны яклау көне тиешле дәрәҗәдә уза һәм барлык башлангычлар предприятие җитәкчелеге тарафыннан хуплана.

Патриотлык, Ватанга мәхәббәт. Уңай булмаган мохитта, гореф-гадәтләрне һәм тамырларны югалту мохитында, әти-әниләрнең эшләре (әйе, әйе, хезмәтләре), уңышлары һәм ничек кенә тырышма, юл куела торган эшләп җиткермәүләре турында кичке әңгәмәләрдән, аларны тикшерүдән башка яшь һәм "яшел" буын аңына патриотлык дип аталган күләмле, күп сөйләнелгән төшенчәне җиткереп булмый. Ә Урыссу бистәсендәге завод - ул үзенчәлекле дөнья. Эшлекле сыйфатлар, һөнәри осталык һәм әлеге дөньяныкы булуларын аңлау тойгысы кебек сыйфатлары булган аерым кешеләр дөньясы. Бирегә кайвакыт бернинди һөнәрләре булмаган, бары бер теләк - һөнәргә ия булу теләге белән янган яшьләр дә килә. Икеләнергә кирәкми - завод проходное мондый кешене дә аягында нык басып торырлык "ясый".

Ирләрдә ир-егет сыйфатларын күрү күңелле - менә алар ышанычлы хәрәкәтләр белән авиатөзелештә файдаланылган детальләрне чарлый; хатын-кызда - гүзәл затларны күрү рәхәт: менә алар станок янында басып тора һәм детальләргә алтын япмасын йөгертү нечкәлекләре белән уртаклаша, сәхнәдән чыгыш ясый, бер-берсенә видеога төшерелгән чараларны күрсәтә... Соңгыларында шимбә өмәләрендә һәм спорт ярышларында катнашучы хатын-кызларның бәхетле йөзләре куаныч бөрки... Нәкь менә шундый мохит хатын-кызлар советының чын эшләре, җитәкче звеноның - эшчеләр, эшчеләрнең исә үз балалары белән үзара конструктив хезмәттәшлеге турында сөйли. Бу исә буыннан буынга күчүчәнлек, үз предприятиең өчен горурлык хисе, тулаем патриотлык турында сүз йөртергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Наилә Хөснетдинова яңгыраткан резолюциянең бер пункты түбәндәгечә булды: "Электросоединитель" заводы хатын-кызлар советы эшен нәтиҗәле дип табарга. Башка башлангыч хатын-кызлар советларын заводлыларга тиңләшергә чакырдылар.

Утырышта катнашучылар әле чәй өстәле артында да әһәмиятле мәсьәләләр турында әңгәмә корды: сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл дә тыныч кына фикер алышуга булышлык итте. Дусларча. Бер-берләрен аңлый торган дуслар арасындагы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев