Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы мәктәбендә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары җыйналды

Узган атнада Ютазы мәктәбендә традиция буенча мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары җыйналды.

Мәктәп еллары... Мөгаен, кеше гомерендә иң күңелле, иң мавыктыргыч мизгел булып сакланучы еллардыр ул. Беренче кыңгырау, укытучың белән күзгә-күз очрашу, беренче тапкыр гашыйк булу... Бу көнне дә Ютазы мәктәбен 50, 40, 30, 20, 10 ел элек тәмамлаган укучылар мәктәпкә агылдылар. Һәрберсенең күзләрендә елмаю, дулкынлану һәм бераз гына булса да курку хисе бар. Кайбер укучылар мәктәпне тәмамлаган елдан алып 50 ел эчендә беренче тапкыр күрешә үзенең классташлары белән.

Җыелучыларны мәктәпнең 11 һәм беренче сыйныф укучылары сәламләде. Мәктәпнең бүгенге горурлыгы булган укучылары белән җыелган кунаклар алдында мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов чыгыш ясады, җыелган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде. Әйе, Ютазы мәктәбе гомер-гомергә алдынгы саналды, бүген дә ул үз позицияләрен саклый килә.

* Бүген әлеге залга җыелган һәр кешенең күзләрендә шатлык

нурлары бөркелә. Сез шундый бәхетлеләр, гомер узгач кабаттан туган мәктәпкә кайтып, аның коридорлары буйлап дусларың белән кулга-кул тотынышып узу үзе бәхет түгелме?! Мин сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, - дип очрашуга җыйналган халыкны сәламләде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова.

Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән чыгарылыш укучылары мәктәпне тәмамлап чыгып киткәндә олы тормыш юлына озаткан укытучыларын, мәктәп елларында үзләре белән булган кызыклы вакытларны искә алдылар, укытучыларын чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Йөзләрендә елмаю балкыган укучылар берсен-берсе уздыра-уздыра үзләренең бүгенге тормышлары, ирешелгән уңышлары турында сөйлиләр. Сәхнәгә чыккан һәр сыйныфка бүгенге мәктәп укучылары үзләренә күрә сынау уздырдылар. Кемгәдер пионер галстуклары бәйләтсәләр, кемнәрдер маршировать иттеләр, ә кайберәүләргә мәктәп елларына кагылышлы сораулар белән көлдерделәр. Тантаналы моменттан соң һәрбер сыйныф үзләре укыган классларга таралыштылар. Әйе, еллар узгач аларның бер-берсенә әйтер сүзләре, бер-берсе турында сорыйсы сораулары күп җыелгандыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев