Ютазы мәктәбендә – парламент дәресе (фоторепортаж)
Бүген Ютазы урта мәктәбе базасында район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында парламент дәресе узды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашкан район җитәкчесе "Татарстан - 2030: республика киләчәгенә мин керткән өлеш" темасына әңгәмә корды. Дөнья һәм Россиянең икътисад базарына туктап узган Нуриев, балалар белән Татарстанның, шул исәптән районның стратегик үсеш юллары турында мәгълүматка бай булган тирән эчтәлекле дәрес үткәрде. Район башлыгы сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләре үсешен генә бәян итеп калмады, ул район кысаларында тергезелүче яңа җитештерү объектлары турында да аңлаешлы телдә сөйләп узды. Ахырда ул укучылар биргән сорауларга җавап бирде. Болай да дустанә мохиттә узган парламент дәресенә, Изге Вәли көне булудан файдаланып, укучылар тараткан күңелле "валентикалар" тагын да җылылык өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев