Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Ютазы районы механизаторлары җир сөрүдә осталыкларын күрсәтте

"Таң" җәмгыяте базасында шимбә көнне район механизаторларының чираттагы бәйгесе узды.

Тракторларына техник тикшерү уздыртып килеп, кыр башына тезелгән җирбагарларны, агроколлектив җитәкчеләрен, белгечләрне, ярышны оештыручыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм, бәйгенең гадел шартлардла узып, иң оста механизаторларның җиңү пъедесталыннан урын алуларын теләде.

Район авыл хуҗалыгы коллективларыннан килгән тракторчылар туфракны сөрү сыйфатында көч сынашты. Көннең икенче өлешендә оештырылган фигуралы йөреш трактор кабинасы эчендә утырган механизаторны гына дулкынландырып калмады, җитәкче һәм белгечләрне дә җан атып торырга мәҗбүр итте.

Район мәдәният йорты артистлары чыгышы белән үрелеп барган сабанчылар ярышында җиңү яулаган осталарның исеме белән район гәҗите битләрендә танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев