Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Үзара салым: Ютазы районының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы гәҗит укычыларга ничек җавап бирде

Бистәне яңарту: эшләр планга ярашлы башкарылачак...

2016 елда урыссулыларның үзара салым буенча акчалары нинди эш төрләренә юнәлтелгәнен без инде бер генә тапкыр яктыртмадык: яңа тротуарларны, ремонтланган юлларны район үзәгендә яшәүчеләр лаеклы бәяли алды. Бәяләргә һәм район җитәкчелеге игътибарын яңа бурычларга юнәлтергә мөмкинлек туды.
Шуны исегезгә төшерәбез, үз сорауларын гәҗит укучылар редакция телефоны аша бирә ала. Бүген без бирелгән сорауларны һәм аларга инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Сергей Вчерашнев җавапларын бастырабыз. Редакциянең үз укучылары белән элемтәсеннән шул аңлашылды: кешеләр өчен эшләрне минут эчендә, ашыгыч рәвештә башкару зур әһәмияткә ия түгел (берсүзсез, сорау никадәр иртә хәл ителсә, шул кадәр яхшырак, әлбәттә), иң мөһиме -мәсьәләне игътибарга (каләмгә) алулары мөһим. Ягъни, якын киләчәк программасына кертү... Шулай итеп, сораган идегез - җавап бирәбез.
- Яр буе тыкырыгы буенча юлга вак таш җәю таләп ителә - яңгырлы вакытта биредә баткакка әверелә.
- 2017 елда Остовский урамының җөп ягына, шулай ук Яр буе тыкырыгының чатында, урам башланган урында вак таш җәю планлаштырыла.
- Пушкин урамы буенча - гимназиядән икмәк кибетенә кадәр юлны ремонтлауны ахыргы этабына кадәр җиткерү мөһим.
- 2018 елга программа формалаштырганда, әлеге участокны программага кертү соравы каралачак.
- Икмәк тыкырыгы буенча юл һәм тротуар чиктән тыш начар хәлдә.
- Сорау шулай ук 2018 елга программа формалаштырганда каралачак.
- Островский урамының җөп ягы буенча өлешчә юл ремонтлау таләп ителә.
- 2017 елга юл вак таш-ком җәю программасына кертелгән.
- Зират ягына таба юл читендә чүп үләне үсә - агачлар утыртырга мөмкин түгелме?
- Агачлар утырту мөмкинлеге юк, чөнки якыннан гына тимер юлы уза.
- Чкалов урамы буенча юлны яңартырга мөмкин түгелме?
- Әлеге юлны өлешчә ремонтлау 2017 елга планлаштырыла.
- Славян тыкырыгы буенча, төзелеш мәйданчыгында якын урында, үтеп булмаслык пычрак - юлны ремонтлау мәҗбүри.
- Юлны ремонтлау төзелүче күп фатирлы торак йортны файдалануга тапшырганнан соң тормышка ашырылачак.
- Совет урамы буенча юллар 1965 елдан бирле чуерташ белән дә, вак таш белән дә капланганы юк - яңгырдан соң, язгы-көзге чорда биредә бик пычрак.
- Эшләр 2018 елга планлаштырылган.
- Болын урамы, 29 адресы буенча йорт яны территориясен ремонтлау таләп ителә.
- 2017 ел программасына кертелгән.
- Куйбышев урамы буенча тротуар төзү соравын карау мәҗбүри. Нигездә балалар агымы Чкалов урамы тыкырыгыннан бара һәм укучыларга мәктәпкә машиналар агымы зур булган транспорт юлыннан барырга туры килә. Моннан тыш, Куйбышев һәм Тукай урамнары чатында сызыклар ясау һәм "Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны" юл билгесен кую мөһим.
- 2017 елда Куйбышев урамы буенча тротуар төзү планлаштырылган, аннан соң җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны турында сорау да хәл ителер.
- Куйбышев урамы, 7 адресы буенча ишегалды һәм ишегалдына керү юлы ремонтка мохтаҗ.
- 2017 ел программасына кертелде.
- Урыссу урамы буенча рельслар аша җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны кирәк - балаларын коляскаларда йөртүчеләр җәфалана.
- Бу эш башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев