Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Димтамак мәктәбендә батырлык дәресе

Димтамак мәктәбендә күптән түгел гадәти булмаган дәрес - Сталинград сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган батырлык дәресе үткәрелде.

Мәктәп укытучылары балаларга Бөек Ватан сугышының биниһая зур алышларының берсе булуы, сугышчыларга һәм тылдагыларга кичерергә туры килгән авырлыклар һәм югалтулар хакында сөйләделәр. Укучылар эләгеш турында хикәятне шулкадәр дәрәҗәдә бирелеп тыңладылар ки, ярты дәреснең үтеп киткәнен сизми дә калдылар. Кунак сыйфатында мәктәпкә Бөек Ватан сугышы ветераны Тимершәех Сәйрәнов чакырылган иде, ул Сталинград янында батырларча көрәшкән. Ветеранны әлеге әһәмиятле дата белән котларга һәм бүләк тапшырырга "Гармония" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге директоры Д. Батырова һәм районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова килгәннәр иде. Үзенең бүләген Тимершәех Фәрхетдин улына авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев та тапшырды. Бу көнгә укучылар шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләгән иде. Ветеранны һәм дәрес кунакларын балаларның чыгышы бик дулкынландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев