Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

“Ак альяпкычларда ак канат...”

26 майда Ютазы районының барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлады

Ютазы районының барлык мәгариф оешмаларында уку елы тәмамлануны һәм балалар өчен яңа, олы тормыш юлы башлануны белдергән  соңгы кыңгырау чыңлады. Бу кыңгырау чыңы 194 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 56 унберенче сыйныф укучысы өчен аеруча кадерле иде. Чөнки нәкъ алар, үзенең киләчәген дөрес сайлап, олы тормыш юлына беренче мөстәкыйль адымнарын атларга тиеш. Хәтта иң кечкенәләр дә – Урыссу башлангыч мәктәбен тәмамлаучы 62 сабый бу мизгелнең мөһимлеген тойды, алда аларны яңа, мәгарифнең тагын да катлаулырак баскычы көтеп торуын аңлады. Районның барлык мәктәпләрендә дә узган тантаналы линейкалар дулкынландыргыч сүзләргә бай булды. Район җитәкчелеге, укытучылар һәм, әлбәттә, ата-аналар мәктәпне тәмамлаучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Әтиләр һәм әниләрнең күзләрендә балалары өчен горурлану да, узган мәктәп елларын сагыну хисе дә чагыла иде. Бәйрәкә мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы котлады. Аяз Шәфыйгуллин балаларга мәктәп диварларында алынган белемнәрен саклауны һәм арттыруны һәм, иң мөһиме, туган якларын онытмауларын теләде. “Мин ышанам, күпләрегез безнең белән бергәләп киләчәкне төзер өчен бирегә әйләнеп кайтыр”, - дип ассызыклады район башлыгы, Ютазы районы мәктәпләрен тәмамлаучылар аның лаек дәвамчылары булыр дигән өмет белдереп. Урыссу гимназиясе егет-кызлары бик дулкынлана, алар соңгы вальс турында да, алдагы имтиханнар турында да борчыла.

Матвей Соколов, чыгарылыш сыйныф укучысы: "Бер үк вакытта мәктәпне тәмамлавы шатлыклы да, иптәшләрем белән хушлашуы гына күңелсез. Хәзер БДИны яхшы тапшырырга һәм кайсы югары уку йортына гариза бирү турында уйларга  кирәк».

 Диләрә Галиева, чыгарылыш сыйныф укучысы: "Әлбәттә, мәктәпне тәмамлавыма бик борчылам. Бераз моңсу да, бераз шатлыклы да".

Сөмбел Яхина, чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе: “Улым мәктәпне тәмамлый. Хис-кичерешләр артыгы белән. Әле кайчан гына бәләкәй иде, кай арада үсеп җиткән, мәктәп  тәмамлый. Ата-аналар исеменнән педагогларга зур рәхмәт белдерәсе килә. Алар балаларыбызга бар йөрәген бирде”.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда БДИ 1 июньдә башлана һәм 18-19 июньгә кадәр дәвам итә. Чыгарылыш кичәләре рәвешендә мәктәп белән хушлашу исә гадәттәгечә 27 июньдә, соңгы кыңгырау чыңлаганнан көннән алып, бер айдан соң  узачак.

Мәктәпләрдәге соңгы кыңгыраудан тулырак репортажны киләсе санда укыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев