Белемеңне диктант аша сынау
Башлангыч мәктәп бинасында «Татарча диктант» узды.
Урыссулылар бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды.
8 ноябрь көнне Урыссу башлангыч мәктәбендә татар теле грамотлыгын тикшерү буенча бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узды. Бу чара мәктәп укучыларын һәм укытучыларны гына түгел, төрле һөнәр һәм яшь вәкилләрен дә җыйнады, һәммәсе кинәнеп диктант язуда катнашты. Акция татар телен белү дәрәҗәсен күтәрүгә һәм милли мәдәнияткә карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Быел диктант 9нчы тапкыр үткәрелде, ул 2016 елда башлангыч алган иде. Башлангыч мәктәптә Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзекне педагог Айсылу Йосыпова укыды.
Диктант башланыр алдыннан мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина кыскача «Матур туганда» романы авторы турында сөйләде. Шәриф Камал (1884-1942) – язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Быел аның тууына 140 ел.
Диктант нәкъ 13.00. сәгатьтә башланды. Чарада катнашучылар мавыгып текст яздылар, һәр хәрефнең һәм тыныш билгесенең дөреслегенә игътибар юнәлттеләр. Текст тирәнтен уйлап һәм төгәл укылды, барысы да аңлап, ишеткәннәрен дөрес яза алсын өчен эшләнелде бу. Әйтергә кирәк, өлкәннәр арасында үз белемнәрен тикшерергә һәм яшь буынга үрнәк күрсәтергә теләп килгәннәр сизелерлек аерылып торды.
Урыссуда бу көн чын мәгънәсендә татар мәдәнияте бәйрәменә әверелде. Акция күпләрне татар телен өйрәнергә һәм сакларга рухландырды, шулай ук хәзерге дөньяда мәдәни үзенчәлекнең әһәмиятен анык күрсәтте. Чарада катнашучылар киләсе елда «Татарча диктант» халыкара акциясендә янә белемнәрен сынап карау мөмкинлеге булачагына ышаныч белдерде.
«Имтихан” нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак. Акциядә катнашучыларның барысы да сертификат алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев