Бүген Урыссудагы 2 санлы мәктәптә “Ел укытучысы” район конкурсының беренче этабы уза
Бүген Урыссудагы 2 санлы мәктәптә "Ел укытучысы" район конкурсының беренче этабы уза.
Быел конкурста башлангыч сыйныф укытучылары Галина Яхина, Фирдания Хикмәтуллина, Гүзәл Хәләпова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Служаева, математика укытучылары Эльвира Әхмәтҗанова, Динар Арсланов, Светлана Евсеева, инглиз теле укытучысы Диана Шәрипова, татар теле укытучысы Фәйрүзә Гарәфиева, тарих укытучылары Гүзәл Кәлимова, Лилия Гамирова, Севара Лукашина, физик тәрбия укытучысы Александр Краснов, технология укытучысы Галина Евтюхина катнашалар. Бүген алар 2-9 сыйныфларда ачык дәресләр бирә. Педагоглар жюри алдында үзләренең предметлары буенча һәм укыту ысулларында компетентлы булуларын, өйрәнү материалын белүләрен, программалар эшләү һәм педагогик карарлар кабул итү дәрәҗәләрен һәм үз эшчәнлекләренең башка өлкәләрендә белемнәрен күрсәтергә тиешләр. Җомга көнне узачак киләсе этапта алар мастер-класслар үткәрергә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев