Биш минуттан — йөз балл хуҗасы
Ютазы мәктәбе укучысы Артур Зарбиев химия буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 99 баллга тапшырган.
Без Артурның сыйныф җитәкчесе Станислав Викторович Филлиповтан укучысы турында мәгълүмат бирүен үтендек.
Ачыкланганча, Зарбиев беренче сыйныфтан ук аеруча тырышлыгы, белемгә тартылуы белән аерылып торган. Барлык фәннәр буенча да тигез барган, «бик яхшы» билгесенә өлгәшкән.
Әлбәттә, уку елы дәвамында мәктәпне тәмамлау алдында торган Артурның башка билгеләре дә булган, әмма ләкин гомумән алганда бу
чыннан да ифрат уңган, акыллы егет.
— Артур көмеш медальгә лаеклы икәнлеген уңышлы раслады, — ди Станислав Филиппов. — Мәктәпне ул рус теленнән бер «дүртле» белән тәмамлады, калганнары — «бишле». Аңа аеруча төгәл фәннәр — математика, физика, химия җиңел бирелә... Мактаудан түгел, ул чыннан да һәрьяклап менә дигән укучы. Тыныч, ипле, уйлап эш итүче, аз сүзле, тыйнак. Өйгә бирелгән эшләрне үтәүгә җитди карый, дәресләрдә актив, тәртипле. Шәп спортчы, мәктәптә ул иң көчлесе — укучыларның берсе дә аны армрестлингта җиңә алмый... Беләсезме, Бөек Ватан сугышында немецлар Т-34 танкын сүтәләр һәм бу танкның һәр конструктор хыялы икәнлеген танырга мәҗбүр булалар.
Артур очрагында да шундыйрак хәл дисәк, арттыру булмас. Аның кебек укучылар — һәр педагог хыялы. Һәм дә мондый егетләр теләсә кайсы кызның хыялына тап килүчән.
Артурның әнисе Светлана сүзләренә караганда (ул ире Илгиз белән өч малайга гомер биргән, шулай ук Артурның әтисе ягыннан үги абыйсы Марсель да бар), югары сыйныфларда улы бигрәк тә күп шөгыльләнә, гаиләдә моңа һәрьяклап ярдәм итәләр, өйдәге эшләргә әллә ни җәлеп итмиләр. Аңлашыла да, чөнки егетебез медицина югары уку йортының дәвалау бүлегендә укырга хыяллана. Медицинада нәкъ менә шундый егетләр булырга тиештер дә ул. Хәер, Артур физик хезмәттән дә читләшми. Аңа шалтырату шактый читенгә туры килде. Җәй, ял, дисезме? Баксаң, кече абыйсы белән утын ярганнар икән. Бу эш теләсә кайсы егетнең кулыннан килми.
Бары тик оста, егәрлеләр генә булдыра аны. Әйткәндәй, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын Артур 81 баллга тапшырган.
Игътибар. Көмеш медальне раслау өчен 11нче чыгарылыш сыйныф укучысы аттестатында кимендә ике «дүртле» билгесе булырга тиеш. Калганнары — гел «бишле» генә. Рус теленнән БДИны уңышлы тапшырырга һәм сайлап алынган фәннәрнең берсеннән 60тан да ким булмаган балл җыярга, димәк. Калган фәннәр буенча минималь бусаганы узу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев