Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәкә балалары әбиләренең күңел сандыгына сәяхәт кылган

Бәйрәкә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары күптән түгел менә шундый исем астында борынгы йолаларга нигезләнгән, тәрбияви чара үткәргән.

Әлбәттә инде, әниләр һәм әбиләр - бәйрәмнең төп кунаклары булган. Бүлмә түреннән урын алган татар ашлары, сандыкларда кадерле ядкарь булып сакланучы чигелгән сөлге һәм ашъяулыклар, беләзек һәм алкалар күргәзмәләре - һәркемнең күңелендә үзгә бер җылы мохит тудырган. Күңел түрендә халкыбыз узган елларны һәм юлларны саклаучы әби ролендәге Рәмзия Дәүләтханова аларның һәрберсенең тарихына күз салырга мәҗбүр иткән.

- Бәйрәм шулкадәр тирән эчтәлектә, җылы мөнәсәбәттә узды ки, олыбыз һәм кечебез әби-бабаларыбыз яшәгән елларга кайтканыбызны, хәтер-хатирәләргә бирелгәнебезне сизми дә калдык.

Сыйныф җитәкчесе Илсөяр Галимова үзенең хезмәттәшләре - музыка җитәкчесе Гүзәл Корбангалиева һәм биюләрне куючы Айгөл Латыйпова белән оештырган чара нәни хуҗаларны гына түгел, безне, әбиләр һәм әниләрне дә халкыбызның бик күп тарихын сыйдырган сандык серләренә җәлеп итте, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты бәйрәм кунагы Зәйтүнә Ямаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев