“Сихри каләм” берләшмәсендә тәрбияләнүче “Дулкыннар” республика бәйгесендә җиңү яулаган
Узган атнада районыбызның Урыссу гимназиясе, Урыссу 3 санлы, Кече Урыссу, Әбсәләм, Ютазы, Бәйрәкә авылы укучылары һәм Балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре Казанда узган "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесендә чыгыш ясаган.
Язучы Рәзил Вәлиев иҗатына багышланган чарада 600дән артык бала катнашкан. Район укучылары "Нәфис сүз" номинациясендә шигырьләр укыган. Балалар иҗат үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсендә тәрбияләнүче Бәйрәкә авылы мәктәбе укучысы Ләйсән Вилданова Рәзил Вәлиевның "Трамвайда" исемле шигыре белән чыгыш ясап, җиңү яулаган. (җит. Г. Садрутдинова). Кыз диплом һәм "Дулкыннар" бәйгесенең махсус статуэткасына лаек булган. Калган балалар катнашучы сертификаты белән бүләкләнгән.
Бәйге нәтиҗәләре һәм гала-концерт турында укырга: http://belem.ru/node/7245 #дулкыннар, BELEM.RU татар мәгарифе порталы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев