Бәйрәкәдә - шигырь сөйләүчеләр бәйгесе
Күптән түгел Бәйрәкә мәктәбендә "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Без шигырь яратабыз" дип аталган иҗат бәйгесе уздырды.
Татар шигъриятенә, туган телгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру кебек максат һәм бурычлар куелган иде. 2-4 сыйныф укучылары татар язучылары һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләде. Һәр чыгышны жюри бәяләп барды. Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Чара бик күңелле һәм җанландыргыч үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев