Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Финишка якынлашасыз! 9 сыйныфлар, рус теле әңгәмәсенә әзерме?

11 февральдә 9нчы сыйныф укучыларын мөһим сынау көтә - РУС ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ ӘҢГӘМӘСЕ!

Бу аттестациягә юл ачучы имтихан икәнен онытмагыз! 

Сез әзерме, дуслар? Киләсе дүшәмбе биремнәргә җавап бирергә, текстны укырга һәм рус телендә җиңел аралашырга кирәк булачак! 

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, әңгәмәне уңышлы тапшыру дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен шарт булып тора. Анда республиканың 1,2 мең мәктәбе базасында 48 меңнән артык укучы катнашачак.

Сынау үзлектән сөйләшү күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Һәр биремгә әзерләнү өчен якынча бер минут вакыт бирелә, ә гомуми җавап бирү өчен — 15–16 минут (сәламәтлеге чикле мәктәп укучылары өчен — 46 минутка кадәр).

Әңгәмә  дүрт биремне үз эченә ала: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп сөйләү, тәкъдим ителгән темага монолог һәм имтихан алучы белән диалог. Бәяләүне рус теле һәм әдәбияты укытучылары алып бара. Зачет алу өчен 20 баллдан кимендә 10 балл җыярга кирәк. Сәламәтлеге чикле укучылар өчен бу күрсәткеч киметелергә мөмкин.

Сәламәтлеге аркасында мәктәптә укый алмаган 38 укучы өчен әңгәмәне өйдә оештыру каралган. Сынауны уздыру вакытында бирә алмаган яки зачет ала алмаган һәркемгә өстәмә вакыт биреләчәк — 11 март һәм 20 апрель. Имтихан барышында аудиоязма алып барыла, ә нәтиҗәләр белем бирү оешмасында күрсәтеләчәк.

Әгәр әле кабатларга кирәк дип уйласагыз, вакытыгыз бар!  Барыгызга да уңышлар телибез!

https://trt-tv.ru/2026/02/01/v-tatarstane-11-fevralya-projdut-itogovye-sobesedovaniya-po-russkomu/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев