Гимназиядә татар моңы яңгырады
Кичә Урыссу гимназиясе базасында Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач-2015" татар җыры һәм музыка уен коралларның VIII төбәкара ачык бәйге-фестиваленең район этабы узды. Бу көнне гимназия чын-чынлап татар моңына күмелде. Татарстан Республикасында 2014-2016 елларда "Татар халкының милли идентичностен саклау" программасы һәм "Татар сандугачы" Сара Садыйкованың иҗатын тирәнтен өйрәнү, талантлы балаларны ачу,...
Кичә Урыссу гимназиясе базасында Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач-2015" татар җыры һәм музыка уен коралларның VIII төбәкара ачык бәйге-фестиваленең район этабы узды. Бу көнне гимназия чын-чынлап татар моңына күмелде.
Татарстан Республикасында 2014-2016 елларда "Татар халкының милли идентичностен саклау" программасы һәм "Татар сандугачы" Сара Садыйкованың иҗатын тирәнтен өйрәнү, талантлы балаларны ачу, татар милли музыкасына балаларны ныграк тарту максатыннан уздырылган әлеге бәйге районның мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының җирле комитеты тарафыннан оештырылып, Урыссу гимназиясе укучылары һәм укытучылары тарафыннан зур әзерлек белән үтте.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашырга килгән һәр мәктәп, һәр укучы бөтен тырышлыкларын куеп әзерләнгән иделәр. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү өчен бик нык тырышырга туры килде. Әмма бәйге булгач, аның җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Вокаль ансамбльләр арасында 11-14 яшьлек катнашучылардан Бәйрәкә авылыннан килгән бертөркем кызлар башкарган җыр бик каты алкышларга күмелде. Ә Сара Садыйкова көенә язылган җырларны соло башкаруда 3 санлы Урыссу мәктәбеннән Айгөл Гарипова һәм Дим-Тамак мәктәбеннән Алия Шәйгомановага тиңнәр табылмады. Әлеге кызлар, һичшиксез, районыбыз данын республика күләмендә яклаячаклар. Бәйгегә килгән бик күп кызлар арасында Иске Урыссу авылыннан 10 сыйныф укучысы Илнар Йосыпов һәм Каразирек авылыннан килгән җырчы егетебез Ленар Госмановны да телгә алып китмичә булмый. Әлеге егетләр җырлаганда бәйгедә катнашучы кызлар үзләре дә сизмәстән аларны алкышларга күмделәр. Афәрин, егетләр!
Бәйгедә катнашкан укучыларга дипломнар һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе Наилә Хөснетдинова алып килгән милли китаплар белән бүләкләнделәр. Ә Урыссу гимназиясе директорына һәм бәйгене оештырган укытучыларга район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Светлана Хәбибуллина рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев