Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каразирек мәктәбендә - буыннар очрашуы

"Күңелне өшетә торган салкынча кышкы кич ", дигән юллар белән башлана күренекле татар язучысы Аяз Гыйлаҗевнең сугыштан соңгы авыр еллар турындагы "Язгы кәрваннар" әсәре.

Сугыштан соңгы аяусыз, бик авыр еллар халыкның күңелен һаман саен өшетеп тора: өс-баш иске, тамаклар ачлы-туклы, авылларда ныклап эшләрдәй халык бармак белән генә санарлык. Алары да хатын-кызлар һәм яшүсмерләр .

Каразирек мәктәбендә үткән очрашу шушы авырлыклар турында фикер алышудан, әсәрдәге аеруча тетрәндергеч урыннарны яттан укудан башланып китте. Кунакларыбыз - әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән һәм гомерлеккә "әти" дигән сүзне әйтүдән, ата назыннан мәхрүм булган, шулай булуга карамастан, барлык кыенлыкларны җиңеп, тормышта үз урынын, үз бәхетен тапкан хөрмәтле авылдашларыбыз Илдус абый Котловский һәм сугыш авырлыклары нәтиҗәсендә әти-әнисе бик иртә вафат булган, кече яшьтән ятим үскән, озак еллар ферма мөдире вазифасын намус белән башкарган Әхтәм Нәбиев иде. Алар укучыларга үксез балачаклары, шул чактагы авылыбыз, колхозыбыз тормышы турында бик кызыклы итеп сөйләделәр, сорауларга җавап тоттылар. Өлкәннәр биргән киңәшләр барысы да истә калырлык һәм укучылар аны үтәрлек иде: ата-ананы хөрмәт итү; туган илне ярату, аңа хезмәт итү; тырышып уку һәм куйган максатыңа ирешү өчен бөтен көчеңне салу.

Ватанпәрварлык, батырлык турында шигырьләр, җырлар әңгәмәбезне тагы да җанландырды, очрашуыбыз чын күңелдән сөйләшүгә әверелде.

Салкын кышлары да, кар-бураннары да булсын, ләкин алар күңелләребезне өшетмәсен, күкләр һәрчак аяз, илебез тыныч булсын, дигән теләкләр белән тәмамладык очрашуны. Җиңү бәйрәме якынлашу алдыннан бигрәк тә мөһим һәм мәгънәле шул бу теләкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев