Каразирек укучылары Алиш эзләре буйлап атлаган
Каразирек мәктәбе укучылары " Алиш эзләреннән" исемле 4 республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
Мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Алмир Закиров "Шигърият бакчасы" номинациясендә мактаулы икенче урынга лаек булды. Аның хезмәте "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкта урын алды. 8 сыйныф укучысы Азат Гәрәев та дипломга лаек булды. Җиңү көне якынлашкан көннәрдә батырлык турында сөйләшү укучыларга бик файдалы булды дип хәбә итә Каразирек мәктәбе укытучысы Гүзәлия Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев