Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кече Урыссу авылы балаларында кунакта - Тукай геройлары

Кече Урыссу авылы "Ләйсән" балалар бакчасы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә яши.

Габдулла Тукай туган көнне дә балалар Кече Урыссу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәм чарасында катнашкан. Кечкенә кунакларны Илсөяр апалары шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, китапханә киштәләрендәге әдәбият белән таныштырган. Мәдәният хезмәткәрләре Шүрәле, Су анасы, Акбай булып киенеп, балаларның күңелләрен күтәргән. Әлеге темага багышланган бәйрәм чарасы бакчаның үзендә дә узган. Ул Ташкичү клубы һәм китапханә эшчеләре белән берлектә оештырылган. Бәйрәмдә балалар язучының шигырьләрен сөйләгән, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" шигырьләрен сәхнәләштергән, әкияттән кунакка килгән Шүрәле, Су анасы, Сарык һәм Кәҗә белән уйнаган, табышмаклар чишкән. Бәйрәм тамашасын карарга мәктәпнең 4 сыйныф укучылар чакырылган. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды, дип хәбәр итә "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячеләре Зилә Минһаҗева һәм Флүзә Фәхеретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев