Кече Урыссу мәктәбе укучылары җиңүләргә ирешкәннәр
Кече Урыссу мәктәбе укучыларының уңышлар исемлеге яңа үрләр белән тулыланган. Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль турында катнашкан 9 сыйныф укучысы Виктория Зубко экология фәненнән беренче урынны яулаган. Кызны әзерләгән педагог Зилия Габидуллина өчен дә бу зур бәя, дип хәбәр иткән мәктәп директоры Алсу Галиева тагын бер шатлык белән уртаклашты. Хезмәттәше Светлана...
Кече Урыссу мәктәбе укучыларының уңышлар исемлеге яңа үрләр белән тулыланган.
Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль турында катнашкан 9 сыйныф укучысы Виктория Зубко экология фәненнән беренче урынны яулаган. Кызны әзерләгән педагог Зилия Габидуллина өчен дә бу зур бәя, дип хәбәр иткән мәктәп директоры Алсу Галиева тагын бер шатлык белән уртаклашты. Хезмәттәше Светлана Рәфыйкова җитәкчелегендә Татарстан тарихы буенча олимпиадага әзерләнгән 8 сыйныф укучысы Илназ Габидуллин әлеге сынаудан өченче урын белән әйләнеп кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев