Кече Урыссу мәктәбендә музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының район семинары узды
25 ноябрь көнне Кече Урыссу мәктәбендә музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының район семинары узды.
Семинар Кече Урыссуда яшәүче рәссамнар союзы члены Камил Ибраһимов белән танышудан башланып китте. Мәктәбебезнең рәсем һәм музыка укытучысы Алсу Зарипова 7 сыйныф укучылары белән "Ана образы - мәңгелек тема" дигән ачык дәрес һәм "Җырлыйк әле" уены үткәрде. Әниләр көне уңаеннан килгән кунакларга мәктәп администрациясе тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Семинар үзенең эчтәлеге һәм уздырылган чаралары белән килгән кунаклар тарафыннан уңай бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев