Кече Урыссу мәктәбе укучылары "Россия эрудитлары - 2013-2014" Бөтенроссия интеллектуаль бәйгедә актив катнашканнар.
Табигать белән якыннан таныш булган 2 сыйныф укучысы Наил Габдрәфыйков һәм рус телен яхшы белүче 6 сыйныф укучысы Илназ Габидуллин лауреат грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Балаларның уңышка ирешүенә нигезне укытучылары Гүзәлия Шакирҗанова һәм Гөлнара Сафиуллина тудырган.
Нет комментариев