Милләтебез балаларына – файдалы очрашу
Урыссудагы 4 санлы мәктәпкә татар балалары белән очрашуга чакырылгач, бик теләп риза булдым, дип яза безгә Байлар авылыннан даими хәбәрчебез, районыбыз шагыйрәсе Фәүзия апа Гарипова.
Зәвык белән бәйрәмчә бизәлгән залга алып керделәр. Зур-зур савытларда төрле төстәге шау чәчәктә утыручы гөлләр күңелне иркәли. Гыйнвар ае димәссең. Татар теле укытучылары Гөлназ Гарипова, Гөлназ Шәрипова һәм Гөлйөзем Әхмәдуллина очрашуны күп көч куеп әзерләгәннәр иде. Чара бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән башланып китте. Кичәне Камилә исемле кыз бик матур итеп алып барды. Беренче һәм бишенче сыйныф укучылары арасында хәтта үзләре язган шигырьләрен укучылар һәм ике телдә җырлаучы балалар да булды. Талантлы яшьләргә сокланып утырмыйча чарам калмады. Миңа яхшы теләкләр юллап, үземә сүз бирелгәч, түбәндәгеләрне әйттем:
- Без нәкъ сезнең яшьтә чакта булганда, кадерле укучылар, илдә сугыш бара иде. Сез безнең чор балалары белән чагыштырганда, бүгенге көннең тере чәчәкләре кебексез. Тыныч тормышның кадерен белеп, әти-әниләрегезне, үзегезгә белем биргән укытучыларыгызны тыңлап, хөрмәт итеп, илебезгә файдалы һөнәр ияләре булу өчен тырышып укыгыз! Соңыннан укучыларга үзем иҗат иткән күп кенә шигырьләремне укып ишеттердем, иҗат җимешем - шигырьләр китабымны бүләк иттем. Әзерләгән чәй табыннары, өйдән алып китеп, кайтарып куюлары өчен рәхмәтемне белдереп, саубуллаштым.
Бик тә нык уйлап кына
Сораулар да бирелде.
Соңыннан балаларга
Күп нәрсәләр беленде.
"Аллага шөкер", - дидем,
Татар яши, татар бар.
Бүгенге яшь буында
Ышаныч һәм өмет бар.
Шулай дәвам итегез,
Укыгыз һәм белегез!
Үз телегезне онытмыйча,
Горур атлап йөрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев