Мәгариф
Педагоглар белемнәрен арттырдылар
Хәрби учет алып бару һәм запаста булган гражданнарны броньлау буенча мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән уку үткәрелде.
Республикада хәрби учет һәм запаста булган гражданнарны броньлауны дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары башкарса, оешмаларда, предприятиеләрдә бу эш федераль законнарга, башка норматив актларга ярашлы үткәрелә. Шул сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Резеда Шәвәлиева педагоглар белән белем бирү һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждение-ләрендә запаста булган гражданнарның хәрби учетын алып бару һәм броньлау буенча инструктор-методик шөгыль үткәрде. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүмат белән Урыссу бистәсе башкарма комитеты хәрби-учет өстәленең әйдәүче белгече Наталья Дениварова, Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты вәкилләре дә мәгълүмат белән чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев