Район мәдәният йортында бүген “Талантлар йолдызлыгы” узды
Агымдагы уку елы дәвамында төрле дәрәҗәдә фән олимпиадаларында уңыш казанган укучылар һәм аларның остазлары, төрле-төрле спорт ярышларында югары үрләр яулаган малайлар һәм кызлар тантана хуҗалары булды.
"Талантлар йолдызлыгы" фән олимпиадаларының район турында мактаулы урыннар яулаган күп санлы укучыларны тәбрик итү белән башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ренат Вәдигуллин республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары призерларын һәм аларның укытучыларын котлады һәм район башлыгы грантларын тапшырды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова олимпиада җиңүчеләре әзерләү буенча иң күп балл җыйган Ютазы урта мәктәбенә һәм Урыссуның 3 санлы урта мәктәбенә күчмә кубоклар тапшырды.
Районның сәнгать коллективлары - "Сөембикә" һәм "Ютазы йолдызлары" бию ансамбльләре, яшь җырчылар "Талантлар йолдызлыгы"ның тагын бер якты йолдызчыклары булып, сәхнәдә балкыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев