Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәхнәдә — сәләтле балалар йолдызлыгы

«Талантлар йолдызлыгы» — Урыссу гимназиясе нигезендә шундый исем астында сәләтле балалар слеты узды.

Чарада район җитәкчелеге һәм хезмәт вәкилләре, төрле дәрәҗә мәктәп олимпиадалары һәм спорт ярышлары призерлары, җиңүчеләре, шулай ук аларның остазлары, мәгариф учреждениеләре, мәгариф бүлеге, методик үзәк җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Бу көнне район мәктәпләренең иң яхшы укучыларын хөрмәтләделәр. Менә алар, бәйрәм сәбәпчеләре, залдалар — матурлар һәм зирәкләр, спортчан һәм иҗадилар, тыйнак һәм тынгысызлар. Алар хөрмәтенә фанфарлар яңгырый, зал алкышларга күмелә.

Район башлыгы грантына лаек булган олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре сәхнәгә күтәрелә. Шактый алар, бераз читенгә туры килсә дә, кулларына грамоталар тоткан бәхетле кыз-малайларның һәммәсенә сәхнәдә урын табылды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, балаларны укудагы һәм спорт өлкәсендәге уңышлары уңаеннан котлап, аларны районның Алтын фонды дип атады һәм яуланган позицияләрдән тайпалмаска — һәрвакыт алга барырга, озын тормыш юлында чагу яшьлек халәтен югалтмаска чакырды. Шул ук вакытта, җәйге каникулларның мәктәп укучылары өчен бик мөһим булуын ассызыклап, Аяз Шәфыйгуллин төп юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, скутерларда һәм мопедларда сак йөрү, көндәлек тормышта белемнәрне куллану мөһимлеге турында искә төшерде. Балалар һәм әти-әниләр тынычлыгы-иминлеге өчен кирәк бу. 

— Сез Бөтенрусия һәм республика олимпиадаларының төбәк этабында район абруен лаеклы сакладыгыз, — диде арытаба район башлыгы. — 128 катнашучының 57се бүләкләнүче һәм җиңүче булды. Бөтенрусия олимпиадаларында 11, республика буенча 46 бүләкле урын яуланган.
Бу саннар укучыларның гына түгел, педагогларның да зур-ныкышмалы хезмәте хакында бәянли. Район башлыгы гранты белән бүләкләнгән остазларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җылы тәбрикләде. Спортта, патриотик юнәлештәге бәйгеләрдә лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар җитәрлек. Залдагылар аларны ихлас алкышлады, уңганнар хөрмәтенә яхшы теләкләр яңгырады. Мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов чыгышы исә очрашуга үзенчәлекле нокта куйды, ул һәммәсен дә уку елының уңышлы тәмамлануы белән котлады.

— Урыссу гимназиясе шактый зур уңышлар яулады, республика һәм халыкара дәрәҗәдә призлы урыннарын арттырды, — дип билгеләп үтте Абрамов.

— Урыссуның 3нче мәктәбе республикада үз урыннарын саклап калды, шул ук вакытта күрсәткечләрен яхшырта алды, спорт һәм патриотик эшне дә яңа югарылыкка күтәрде.

Шулай итеп, Бөтенрусия һәм республика укучылар олимпиадаларының муниципаль, төбәк этапларында катнашу нәтиҗәлелеге буенча «Интеллект» күчмә Кубогы Урыссу гимназиясенә тапшырылды. Кубокны гимназия директоры Гөлдания Белалова кабул итеп алды. Спорт ярышларында һәм төрле дәрәҗәдә конкурслардагы югары күрсәткечләре өчен укучылар спартакиадасы җиңүчесе Кубогын 3 нче Урыссу мәктәбе яулады (җитәкчесе Лилия Таһирова).

Сүз уңаеннан. Быел олимпиадаларның муниципаль этабында җиңүчеләр саны артты. Урыссу гимназиясендә −30, 3нче санлы Урыссу мәктәбендә — 25, 2нче Урыссу мәктәбендә −5, 1нче Урыссу мәктәбендә- 5, Ютазы мәктәбендә −13, Каразериктә-8, Бәйрәкәдә — 6, Иске Урыссуда — 3, Кече Урыссуда — 3, Дым-Тамакта −1 һәм дә Акбаш мәктәбендә −1. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев