Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе Лиана Хәйруллина “Каурый каләм” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе Лиана Хәйруллина "Каурый каләм" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе тарафыннан 2016 елның 1 ноябреннән 2017 елның 30 апреленә кадәр уздырылган яшь журналистларның "Каурый каләм" Бөтенроссия конкурсының "Публицистика" номинациясендә Балалар иҗаты үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе "Каурый каләм" Бөтенроссия конкурсының Лиана Хәйруллина (җит. Г. Садрутдинова) II дәрәҗә дипломына лаек булды. Бәйгенең йомгаклау туры 19 май көнне, Матбугат көнендә, Казан (Идел буе) федераль университетында узды. Лиананы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев