Тантаналы линейкалар – укучылар өчен олы юл башлангычы ул
Урынын көзнең иң дулкынландыргыч, иң тантаналы көне – 1 сентябрьгә калдырып, эссе җәй дә чигенде.
Районның музыка, елмаю һәм чәчәкләр белән тулы мәктәп ихаталарында тантаналы линейкалар шатлык һәм яңалыкка омтылыш мохитендә узды. Бу көнне районның йөзләгән малай һәм кызы яраткан укытучылары һәм сыйныфташлары белән кабат очрашты. Район җитәкчелеге исеменнән Белем көнендә Ютазы мәктәбендә Аяз Шәфыйгуллин, 2нче Урыссу мәктәбендә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина булды. Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрне Белем көне белән котлап, алар укучыларга уңышлы уку елы, максатка омтылыш һәм куелган бурычларны үтәүдә үҗәтлек, педагогларга һөнәри уңышлар һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зирәклек теләде. Бу иртәдә яшь буынны тәрбияләүдә һәм аларга белем бирүдә төп урынны биләгән укытучылар исеменә аеруча зур рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучылары һәм бу уку елы белем алуның соңгы өлешенә әверелгән чыгарылыш сыйныфлары укучылары аерым тәбрикләү сүзләренә лаек булды.
- Кадерле балалар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар, - дип мөрәҗәгать итте Аяз Шәфыйгуллин Ютазы укучылары һәм педагогларына, - сезне ихлас күңелдән шушы күркәм бәйрәм – Белем көне белән котлыйм! Барчагызга да ныклык-сәламәтлек, белемгә омтылыш, түземлек һәм мәгариф офыгында югары казанышлар телим.
1 сентябрьдә беренче сыйныфлар өчен гомерендә беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады, ул аларга гаять зур белем дөньясы ишекләрен ачачак. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә яңа уку елы җаваплы чор башлануны искәртә, алар алдында булачак һөнәрен сайлау бурычы тора. Исегезгә төшерәбез, районның барлык мәктәпләре дә балаларны яңарып каршы ала. Районның иң озын гомерле -Ютазы һәм 2нче Урыссу мәктәпләре исә бу җәйдә капиталь ремонт программасына керде. Һәм яңа уку елы башланыр алдыннан алар укучыларын һәм педагогларны танымаслык булып үзгәргән хәлдә каршы алды. 2нче Урыссу мәктәбендә тантаналы линейкада район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән ТР Дәүләт советы депутаты Камил Гыйльманов катнашты. К. Гыйльманов, Татарстан Рәисенең тәбрикләү сүзләрен җиткереп, үсеп килүче яшь буынга белем алу өчен шартлар тудырылуын ассызыклады. Безнең мәгариф оешмалары гаҗәеп, алар иң алдынгы, заман таләпләренә җавап бирүче җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мәктәпләр белән экскурсия моңа үз күзләрең белән күреп инану мөмкинлеге бирде. Укучылар өчен тудырылган шартлар чыннан да күләмлелеге һәм мәгариф оешмаларының матди-техника нигезен тәэмин итүгә заманча караш белән аерылып тора.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт әләмнәрен күтәрү, беренче сыйныф укучыларының чыгышы, 2нче Урыссу мәктәбендә мәктәп каникуллары чорында «Электросоединитель» заводында уңышлы эшләгән укучыларны тәбрикләү, мәгариф ветераннарына изге теләкләр һәм, ниһаять, өлкән сыйныф укучысы җитәкләгән беренче сыйныфка барган кызчык кулында беренче тапкыр кыңгырау чыңлау... Болар барысы да шулкадәр таныш һәм бер генә тапкыр кабатланмаячак әле. Мәктәп ихатасында. Аяз күк йөзе астында.
Мәгълүмат. «Электросоединитель» җәмгыяте айти-белгечләр һәм машина эшләү өлкәсе белгечләре һөнәрен үзләштерергә карар иткән өлкән сыйныф укучыларына максатлы укытуга юллама бирә. Предприятие студентларны стипендия белән тәэмин итә, сәнәгать практикасы үткәндә түли һәм киләчәктә заводта эш урыны тәкъдим итә.
<>
<><><><><>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев