Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларның зур җыены

26 августта Урыссу гимназиясендә Ютазы районы мәгариф хезмәткәрләренең күркәм йолага әверелгән август киңәшмәсе үтте.

Киңәшмә эшендә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина һәм районның мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов катнашты.

Август конференциясе — педагоглар өчен күркәм йолага әверелгән чара, үз эшенең чын осталары булган укытучыларның зур җыены. Анда гомерен балалар тәрбияләү һәм укытуга багышлаган
бар хезмәткәр хөрмәтләнә.

Конференциядә узган уку елына йомгак ясала, яңасына ишек ачыла. Чыгышлар өлеше башланыр алдыннан катнашучылар мәгариф оешмаларының заманча эшчәнлек йомгаклары буенча экспозиция мәйданчыкларында булды, анда туфракның уңдырышлылыгын тикшерү (Бәйрәкә мәктәбе), беренче ярдәм күрсәтү (3нче Урыссу урта мәктәбе), су халәтен тикшерү (Иске Урыссу мәктәбе) ише мөһим темалар тәкъдим ителде.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов видеомөрәҗәгатендә укытучыларны җылы тәбрикләде. Педагоглар берлегенә рәхмәт сүзләрен шулай ук Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җиткерде. Беренче чиратта ул техника һәм менталь үзгәрешләр чорында барлыкка килгән каршылыкларны җиңүе һәм авыр хезмәте өчен педагогларга рәхмәт белдерде. Аяз Әдип улы районда мәгариф системасының уңышларын билгеләде, үсешнең өстенлекле юнәлешләрендә тукталды. Ютазы районы мәгариф бүлеге мөдире Сергей Абрамов Дәүләт йомгаклау аттестациясе йомгаклары һәм мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде.

— Быел 20 укучы медальгә лаек булды, шуның 12се — алтын, 8е — көмеш. Шунысы куанычлы, алар барысы да бу нәтиҗәләрне БДИда аклады. Имтихан йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәгә Бәйрәкә мәктәбе иреште. Барлык күрсәткечләр буенча да үсеш күзәтелә, — дип билгеләде Абрамов.

Безнең район федерациянең санлы, гуманитар һәм табигый-фәнни юнәлешле «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрен оештыру проектында катнаша. 1 сентябрьдән бу проектка Дым-Тамак мәктәбе дә кушыла. Хәзер районда шундый 9 мәктәп бар. Бу уку елында автопарк яңа автобус белән тулыланды. 2024-2025 уку елында 25 торак үзәгеннән 376 бала укырга йөртеләчәк. Яңа уку елында укыту программасында да үзгәрешләр көтелә. Мәктәпләрне яңартылган «Хезмәт», «Технология», «Хәвефсезлек һәм Ватанны саклау нигезләре» фәннәрен тормышка ашыруга әзерләү зарур. Мәктәп программасында янә бер фән — «Гаилә фәненә кереш» барлыкка киләчәк. Агымдагы елда бу эш 10нчы сыйныфларда дәрестән тыш башкарылды. Быел аларга 11нче сыйныф укучылары да кушылачак. Гаилә кыйммәтләрен ныгытудан тыш, дәрес кысаларында үз өстеңдә эшләү, егет һәм кызлар арасында сәламәт мөнәсәбәтләр булдыру темалары да тикшереләчәк. «Гаилә фәненә кереш» дәресләре атнасына бер тапкыр үткәреләчәк.

Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова Ютазы укучыларының төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда уңышлы катнашуы һәм казанышлары турында бәян итте. Ул районыбызның исемлектә алдынгы урыннарны биләвен билгеләде, яңа уку елында уңышлар һәм яхшы әзерлек теләде.
Табигый-фәнни һәм технология юнәлешендәге «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге эшчәнлеге белән Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова таныштырды.

Күркәм йола буенча чара барышында районның үсеп килүче яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә югары уңышларга ирешкән алдынгы педагогларга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары, түш билгеләре тапшыру тантанасы узды. Хөрмәтле педагогия хезмәте ветераннары, юбилярлар һәм яңа гына эш башлаучы яшь педагоглар аеруча җылы тәбрикләнде. Хәерле сәгатьтә!

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев