Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссуда чыгарылыш укучылары парады узды (фото һәм видео)

Безнең районда беренче тапкыр мәктәп чыгарылыш укучылары парады узды.

Чыгарылыш кичәләрен бөтен шәһәр белән бәйрәм итүче мәскәүлеләр үрнәге буенча, безнең чыгарылышчылар да мәктәп чоры белән бергәләп хушлашыр өчен берләшергә карар иткән. Чыгарылыш укучылары парады район мәдәният йорты фойесында узды. Купшы костюмнардагы егетләр һәм Голливуд йолдызларыныкыдай күлмәкләр кигән кызлар кызыл юл буйлап атлады һәм әти-әниләр, педагоглар, яшьтәшләре каршына басты. Аларны дәррәү алкышлап һәм йөзләрендә сокланулы елмаюлар белән каршы алдылар. Республика җитәкчелеге исеменнән кичәнең төп каһарманнарын Татарстан башкаласыннан чакырылган кунак - ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сәламләде. Үзенең котлау чыгышында ул Ютазы районы чыгарылышчыларының бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республика буенча лаеклы дәрәҗәдә булуын әйтте. Аның җылы теләкләренә район башкарма комитеты итәкчесе Светлана Самонина да кушылды. Ул ТР мәгариф һәм министрлыгы вәкиле белән бергә мәктәпне гел бишлегә тәмамлаган чыгарылышчыларга алтын медальләр тапшырды. Сүз уңаенда, быел медальләрне тугыз чыгарылышчы алды. "Башлы" кызларның һәм егетләрнең әти-әниләре дә район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды. Балалар район думасы депутатлары да билгеләп үтелде. Аның составындагы мәктәп тәмамлаучы чыгарылышчылар да район башлыгының рәхмәт хатларын алды.

- Тормышның беренче үре яуланды, хәзер исә һөнәрләр үзләштерү чоры башланды. Без сезнең районыбызны аннан читтә дә данга күмүегезгә һәм туган ягыбызга югары квалификацияле белгечләр булып кайтуыгызга ышанабыз. Белегез, биредә сезне һәрвакыт көтәләр! - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш укучыларына Светлана Самонина.

Чыгарылышчылар парады өлгергәнлек аттестатлары тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Бу күңелле вазифаны район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева башкарды. Урыссу бистәсе, Иске Урыссу, Ютазы һәм Каразирек авыллары мәктәпләре чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, ул белем бирү кампаниясенең уңышында укытучы роленең биниһая зур булуына тукталды. Гыйләҗева тырыш хезмәтләре өчен үзенең хезмәттәшләренә, мәктәп директорларына һәм педагогларга рәхмәт белдерде. Чараның рәсми өлеше тантана сәбәпчеләренең үзләре башкаруында иҗади номерлар белән алмашынды. Егетләр һәм кызлар вальс әйләнде, лирик җырлар башкарды, әти-әниләрне һәм укытучыларны биергә чакырды һәм, ниһаять, аларга барысы өчен дә рәхмәт белдерде. Районның барлык чыгарылыш укучылары исеменнән педагогларга җавап сүзе белән Аяз Хөснетдинов мөрәҗәгать итте:

- Сезнең йөрәгегезне безгә багышлап, белем орлыклары чәчкән вакытыгызда безнең шукланулар бәлки кәефегезне кырмыйча калмагандыр, моның өчен сезнең ихлас кичерүегезне үтенәбез. Без сезгә җиңел булмаган хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтле һәм сез биргән белемне кулланырга вәгъдә итәбез. Еллар узгач, без туган төбәгебезне чәчәк аттыру өчен һөнәрманнар булып әйләнеп кайтачакбыз.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев