Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссуда II муниципаль фәнни-практик конференциясе узды

Табигатьне бергәләп саклыйк Күптән түгел Урыссуның 2 санлы мәктәбендә район мәктәбе укучыларының "Мәдәният. Интеллект. Фән" дип исемләнгән II муниципаль фәнни-практик конференциясе узды.

Конференцияне "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары ачып җибәрде.

- Конференция инде менә икенче елын уздырыла. Аның

максаты - сәләтле укучыларны ачыклау, иҗади фикерләү сәләтләрен ачу һәм үстерү, төрле фәнни юнәлешләр буенча күзаллауларын арттыру, сөйләм телен үстерү, әйләнә-тирә мөхиткә ихтирам һәм игътибар күрсәтү максатыннан уздырыла. Бүгенге конференциядә икенче сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр йөзгә якын укучы катнаша, - дип хәбәр итте бәйгене ачып җибәргән районның мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева.

Конференция эше тугыз секциягә бүленгән иде. Берәүләр математика, физика кебек төгәл фәннәр буенча чыгыш ясарга теләгән булса, күп укучылар сәламәт яшәү рәвеше, рәсем һәм технология, экология һәм башка фәннәрне үз иткәннәр иде. Әйтергә кирәк, әлеге төр эш алымы районда гына түгел, республикада да бик популярга әйләнеп бара. Һәм районда нәкъ менә шундый типта уздырылган эшләр укучыларда киләчәктә башка район мәктәпләрендә чыгыш ясаганда югалып калмаска, үзенең хаталарыңны табып, төзәтә белергә өйрәтә.

Һәр укучының чыгышы мавыктыргыч, эзләнү элементлары белән сугарылган булса да, төрле укучы төрлечә чыгыш ясады. Кайберәүләр үз эшләрен төгәл белеп, чытырдап сөйләп биргән булсалар, кайберәүләр каушабрак калдылар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, барлык укучыларның да чыгышлары слайдлар белән бизәлгән иде. Җиңүче укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре дипломнар белән бүләкләнгән булса, конференциядән берәү дә катнашучы сертификатыннан башка китмәде. Киләчәктә дә укучыларыбызга эзләнүләрендә уңышлар теләп калыйк.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев