Урыссуның 4 санлы мәктәбе укучылары татарча сөйләшә
Урыссуның 4 санлы гомуми төп белем бирү мәктәбе " Мин татарча сөйләшәм" акциясендә бик теләп катнашкан.
Укучылар үзләренең татарча белемнәрен тикшерү һәм үз төбәкләрендә яшәүче төрле буын кешеләренең татар теленә карата мөнәсәбәтен ачыклау максатында төрле һөнәр ияләре белән очрашты, дип хәбәр иткән татар теле Һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шәрипова. Акциядә рус телле балалар да катнашуга карамастан, алар очрашуларда бары тик татар телендә генә сөйләшергә тырышкан. Төрле һөнәр ияләре белән очрашу өчен эш урыннарына барган. Район китапханәсе, почта бүлекчәсе, даруханә, кибет хезмәткәрләре янында булып, татарча сорулар биргән. Акция барышында укучылар гаилә әгъзалары белән дә бары татар телендә аралашырга тырышкан. Чөнки туган телне саклауда гаиләнең татар теленә карашы зур йогынты ясый. Акциядә катнашу укучылар өчен бик кызыклы булды. Алар татар телен нигезле өйрәнүне үзләренә максат итеп куйды, дип сүзен йомгаклаган мөгаллимә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев