Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы районында 1 июненнән мәктәпләр базасында җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли башлый

Агымдагы елның 1 июненнән районның 14 гомуми белем бирү мәктәбе базасында җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли башлый.

Балаларга ял һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен шартлар тудыру, шулай ук аларның мәшгульлеген тәэмин итү максатында оештырылган мәктәп яны лагерьларында барлыгы 234 укучы җәйге каникул көннәрен зур файда белән уздырыр дип фаразлана. Хезмәт һәм ял лагеренда 95 бала ял итәчәк.

- Мәктәп яны лагерьлары җитәкчеләре махсус укулар узды. Шулай ук бөтен эшчеләр - җитәкчеләр, тәрбиячеләр, ашчылар, завхоз, техник персонал санитар-гигиена укулары үтте һәм тиешле медицина тикшерүе узды. Алар тарафыннан лагерьларда имин санитар-эпидемиологик халәт, тәртип, балалар ял итә торган зонада санитар-экологик һәм янгынга каршы куркынычсызлык шартлары тудырылачак, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә.

Мәктәп яны лагерьларының эшкә керешергә хәзерлеген Баулы шәһәренең Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре катнашында ведомствоара комиссия тикшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев