Барлык талантлар да бер сәхнәдә
Район мәдәният йортында «Гаилә учагы җылысы» үзешчән театр коллективлары конкурсының йомгаклау концерты булды
Район мәдәният йортында Русиядә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган үзешчән театр коллективлары конкурсының йомгаклау концерты булды. Конкурс «Гаилә учагының җылысы» исеме астында узды. Бу чара Ютазы районының барлык авыл мәдәният учакларындагы иҗат коллективларын һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны берләштерде.
Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс халык иҗатын алга таба үстерү өчен менә дигән платформа булып хезмәт итә, һәркемгә үзенең иҗади сәләтләрен ачу һәм үзен яңа яктан күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек бирә.
Гала-концерт кысаларында "Нигез йорт" нәфис фильмы күрсәтелде, шулай ук БР һәм ТР атказанган артисты Римма Ключарева, Туймазы татар дәүләт драма театры актрисасы һәм конкурсның жюри әгъзасы башкаруында моно-спектакльдән өзек күрсәтелде. Катнашучыларны һәм тамашачыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахманов һәм район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк сәламләде.
Конкурс йомгаклары буенча түбәндәге театр коллективларына дипломнар бирелде:
Авыл мәдәният йортлары арасында:
1 урын – Иске Каразирек мәдәният йортының «Нур» театр коллективы.
2 урын – Акбаш мәдәният йортының «Офык» халык үзешчән театр коллективы.
3 урын – Иске Урыссу мәдәният йортының «Миниатюра» театр коллективы.
Авыл клублары арасында:
1 урын - Урал клубының «Мизгел» театр коллективы.
2 урын – Яңа Каразирек клубының «Нур театр коллективы.
3 урын - Ташкичү клубының «Серле сәхнә» театр коллективы.
«Иң яхшы ир – ат роле» номинациясендә - Ирек Мөхәммәдиев, Әбсәләм мәдәният йорты.
«Иң яхшы хатын – кыз роле» номинациясендә-Рәмзия Дәүләтханова, Бәйрәкә мәдәният йорты.
"Иң яшь актер" номинациясендә - Ринас Касыймов, Бәйрәкә мәдәният йорты.
"Иң яшь актриса" номинациясендә – Ангелина Денисенко, Алабакул мәдәният йорты.
Ә Төп җиңүче бүләге Димтамак мәдәният йортының «Старушки-веселушки»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев