«Сөембикә» 20 ел сәхнә тота
“Сөембикә” хореография коллективы 20 еллык юбилеен билгеләде.
Бу кичә яшь артистлар, аларның әти-әниләре һәм, әлбәттә, дәрт-илһамы, биюгә мәхәббәте йолдызга әверелдергән кеше - коллектив җитәкчесе Альбина Әхмәдышина өчен чып-чын бәйрәмгә әверелде.
“Сөембикә”нең юлы 2005 елдан, яшь, илһамы ташып торган Альбина Вәгыйзовна беренче тапкыр Урыссу гимназиясе (хәзерге башлангыч мәктәп) бусагасын атлап кергән көннән башланган. Шул чакта беренче шәкертләре белән без бүген күргән, биюгә мәхәббәте ташып торган “Сөембикә” коллективына нигез сала ул. "Кеше тормышы гаҗәеп…" – бу онытылмас кичә нәкъ менә шушы тирән мәгънәле сүзләр белән башланып китте. Алар тамашаның лейтмотивына әверелде, безнең көнкүрешебезгә үрелеп барган һәр мизгелне, һәр кешене бәяләүнең мөһимлеген искәртте. Альбина Вәгыйзовна, һичшиксез, күпләр өчен нәкъ шундый кеше. Аның дәрт-илһамы, тормышка мөкиббәнлеге һәм балаларга, биюгә иксез-чиксез мәхәббәте менә ике дистә ел инде йөрәкләрне дәртләндерә, дөньяга гүзәллек бүләк итә. Кичәнең сценарие энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, һәр чыгыш – аерым тарих, аерым җиңү. Кимендә 3 яшьлек сабыйлар йөргән кече төркем концертны күңелләрне җилкендерүче "Күңелле полька" белән башлап җибәрде, алар бию дөньясына беренче адымнарын раслады. Өлкән төркем башкарган "Попляшите, наши ножки" рус биюе яшьлек һәм сүнмәс илһам гимнына әверелде. "Эх, шома басабыз", "Без биибез", "Әбиемэ жиләккә" һәм "Биик эле" татар биюләре коллективның туган мәдәният белән тыгыз элемтәдә булуын, аның гүзәллеген һәм үзенчәлеген күрсәтте. “Сөембикә” репертуарының күпкырлылыгын күрсәткән милли төсмерле чагу "Кавказ ритмнары" (чечен биюе) һәм "Җиде кыз" (башкорт биюе) аеруча мөһим урын биләде. 20 елда коллектив зур юл узган. Мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә тыйнак кына дәресләрдән алып, халыкара конкурсларда күпсанлы җиңүләргә кадәр. “Сөембикә” - Казанда, Мәскәүдә, Уфада, Кырымда, Беларусьта һәм хәтта Абхазиядә лауреатлар һәм дәрәҗәле фестивальләр җиңүчеләре. Бу казанышлар – талантлы балаларның тырышлыгы гына түгел, Альбина Вәгыйзовнаның үз һөнәренә тугрылыгы һәм армас хезмәтенең нәтиҗәсе дә ул. Тырыш ханым 2020 елда һөнәргә тугрылыгы өчен Грантка ия булды. Ата-аналар исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар - коллективка ярдәм кулы сузучы күзгә-күренмәс көч. Арысалар-талчыксалар да, нәкъ алар балаларын дәресләргә йөртә, костюмнар, реквизитлар белән ярдәм итә, уңышка илтүче мохит тудыра. Ирина Клементьева, Динара Арасланова һәм башка ата-аналарның чыгышы кичәнең эчкерсезлек һәм рәхмәтлелек белән тулы дулкынландыргыч мизгеле булды. Рәсми затларның җылы котлауларыннан башка нинди кичә булсын?! Ютазы районының мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм Балалар иҗаты үзәге директоры Раилә Гыйззәтуллина коллективның әһәмиятен һәм Альбина Вәгыйзовнаның балалар иҗатын үстерүгә керткән бәһалап бетергесез өлешен билгеләде. Кичәнең төп каһарманнары, юбилярдан тыш, балалар үзләре иде әлбәттә. Аларның биюгә һәм педагогларына мәхәббәте турындагы видеода яңгыраган эчкерсез сүзләре күңелләрне дулкынландырды. Октябрьский шәһәреннән "Какаду" цирк студиясе яшь артистлары чыгышы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Һәм, әлбәттә, сәхнәгә бию мәктәбен тәмамлаучылар чыкмый кала алмады. Кайчандыр “Сөембикә”дә үз юлын башлаган, хәзер исә өлкән, уңышка ирешкән кешеләр туган коллективларында еш кунак, алар үз остазларына кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Алар башкарган әрмән биюе буыннар бәйләнеше һәм гореф-гадәтләргә тугрылык билгесенә әверелде.
Залда тамашачылар гына түгел, бүгенге тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, әби-бабайлары, шулай ук Альбина Вәгыйзовнаның әти-әнисе утырды, алар, тын да алмыйча, сәхнәдәге тормышны күзәтте. Аларның кызлары, оныклары көй агышына шулкадәр салмак һәм нәзакәтле бөтерелде, янәшәләрендә Альбина Вәгыйзовна үзе иде. Аларның башыннан нинди уйлар үтте икән? Горурлыкмы? Сокланумы? Бәлки, узган елларын сагынудыр.
Төркиядән килгән видеокотлау (анда Альбина Вәгыйзовнаның бер тәрбияләнүчесе эшли) биюгә биредә, Урыссуда салынган мәхәббәтнең дөньяны яулый алырга сәләтле икәнен янә бер кат раслады.
Ике сәгать очыш! Бу шатлык яшьләре дә, биюгә төшәргә теләк тә, балаларыбызның чагу, үзенчәлекле костюмнарда матур хәрәкәтләреннән зәвыклы ләззәтләнү дә иде. “Сөембикә” – гади хореография коллективы гына түгел, бу үсешкә, дөньяга гүзәллек бүләк итәргә омтылучы гаилә дә. Юбилеең белән, “Сөембикә”!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев