Гүзәл затлар сәламәтлеге сагында
Тыйнак, игътибарлы, үз эшенә мөкиббән - Урыссу үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе акушеры Гүзәлия Әхмәдиева турында хезмәттәшләре һәм пациентлары шундый фикердә.
Гүзәлия Вәгыйзовна кабинетына килеп кергән хатын-кызның хәле турында аның үзеннән дә күбрәк белә. Чөнки аның иңнәрендә - 40 елдан артык өзлексез стаж. 1985 елдан Урыссу үзәк район хастаханәсендә эшли, булачак әниләрнең сәламәтлеген саклый һәм бәла-казадан курчалый ул. Гүзәлия Вәгыйзовнаның хезмәт юлы зур шәһәрдә түгел, төпкелдә башлана. “Акушер эше” белгечлеге буенча Бөгелмә медучилищесын тәмамлагач, яшь белгечне юллама буенча Тәтеш районына эшкә җибәрәләр. Исеме кычкырып торган Кызыл Йолдыз авылы аның беернче эш урынына әверелә. Гүзәл табигатьле, бик матур як. Авыл советы өч километр ераклыкта - Алекин аланында урнашкан, акушер кызга анда көн саен диярлек җәяү атларга туры килә. Райүзәккә эләгү өчен алдан колхозның йөк машинасын сөйләшеп куярга кирәк. Алдан аның Тәтешкә бару-бармавын белешергә. Гүзәлия Вәгыйзовна машина әрҗәсендә отчетлар тапшырырга бара, еш кына бала табучы хатыннарны да илтергә туры килә. Район үзәге даруханәсендә авыл халкы өчен бик кирәкле дарулар ала, аннары кергән акча ведомостен тапшыра. Бу тормыш мәктәбе мәңгелеккә чыныктыра аны. Ул елларда кагыйдәләр катгый була: өч ел эшләмичә, дипломны кулыңа бирмиләр. Әмма язмышы хәерхаклы була аның. Бер елдан Гүзәлия бу катырганы кулына ала һәм апасы кырына ерак Казагыстанга, Каспий диңгезе ярындагы Шевченко (хәзер Актау) шәһәренә китә. Диңгез буендагы шәһәр хастаханәсендә бер ел тиз узып китә, әмма туган йортны сагыну һәм инде олыгаеп барган әти-әнисенең үтенече төпчек кызларын туган Урыссуына кайтара. Һәм туган ягын башкача ташламый ул. Кайткач, Гүзәлия Вәгыйзь кызы биредәге сәламәтлек саклау тармагының көчле мәктәбенә эләгә. Хатын-кызлар консультациясендә ул инде хәзер бакыйлыкка күчкән Маһинур Ганиева һәм Полина Игонина белән эшли башлый, алар яшь медикны бик күп нәрсәгә өйрәтә. Аның янәшәсендә һәрвакыт зирәк остазлар - табиб-гинекологлар Ләлә Гыйльметдинова һәм Илгиз Гарифҗанов була. Әйткәндәй, Илгиз Мидхәт улы белән бүген дә бергә эшли ул. Хезмәттәше Гөлия Котловская белән чиратлап эшлиләр. Смотровой кабинет акушеры Рузилә Закирова белән бөтен эшне үз иңендә күтәреп торган ныклы нигезне тәшкил итә алар.
- Йөкне бергә җигелеп тартабыз, - дип елмая Гүзәлия Вәгыйзовна.
Бүген район халкының сәламәтлеге сагында тәҗрибәле медикларның тоташ командасы эшли. Хатын-кызлар консультациясендә, таләп ителсә, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова да, стационарның табиб-гинекологы Фәрит Идрисов та кабул итә. Әмма беренчел кабул итү һәм «табиб-пациент» арасындагы күзгә күренмәс элемтә Әхмәдиева кебек акушерлар иңендә.
Эшләгән елларына әйләнеп карап, Гүзәлия Әхмәдиева диагностиканың бик нык үзгәрүен раслый:
- Элек акушер-гинекологның төп эш җиһазлары күзләре һәм куллары иде. УЗИ да юк иде хәтта. Әмма, беләсезме, шуны әйтә алам, хатын-кызлар сәламәт иде. Бүген, маршрутлаштыру кагыйдәләренә ярашлы, икенче төркем авырлыларны бала табарга Бөгелмәгә җибәрәбез, катлаулы өченче төркемне исә - Казанга. Элек башкалага баручылар бик сирәк иде.
Әмма, техника алга китүгә карамастан, тармак ветераны фикере буенча, кеше сәламәтлеген саклауда иң мөһиме - кешенең үз сәламәтлегенә җаваплы карашы.
- Репродукция яшендәге гүзәл затлар (18-49 яшь) һәм аннан өлкәнрәкләр диспансеризациядән йөз чөерергә тиеш түгел. Хатын-кызлар табибына елына бер тапкыр булса да килегез! Бүген медицина кулай, без һәр кешегә игътибарлы. Авыру билгеләрен көтмәгез - аны кисәтү җиңелрәк. Шулай итеп, еллар дәвамында Урыссу үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендәГүзәлия Әхмәдиева үзенең тыныч, әмма бөек хезмәтен күрсәтә. Көндәлек кабул итү, отчетлар һәм маршрутлаштыру ыгы-зыгысында һөнәреңдәге беренче адымнар онытылырга да мөмкин. Әмма Гүзәлия Вәгыйзовна барысын да хәтерли. Дыңгырдык йөк машинасында баруларын, беренче тапкыр бала кабул иткәндә ана кешенең “әни” дип кычкыруын, сабыен кулына алганнан соң аның күзләрендәге очкыннарны... Язмабыз каһарманы бу һөнәрне сайлавына бер генә тапкыр да үкенми. Халыкта: “Аллаһ бер үк вакытта бөтен җирдә дә булалмый, шуңа күрә ул аналарны тудырган”, - дигән сүзләр бар. Ә без өстәп куйыйк: “Әниләр сау-сәламәт булсын, сабыйлар вакытында тусын өчен Аллаһ акушерларны тудырган”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев