Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләр, Уруссу

Ачык йөз һәм ышаныч хисеннән – миллионлаган язылучыга кадәр

Эльвира Ибраһимова чыгышы белән Урыссу бистәсеннән. Үзенең видео-контенты аша миллионлаган йөрәкне яулап алуга ирешә ул.

Бүгенге көндә Эльвира Казанда яши. Дөрес, республика башкаласында ул күбрәк вакыт-вакыт кына була. Ягъни мәсәлән төрле илләрдә видеога төшерүләр арасында. Гадәттә, «миллион язылучы» дигәнне ишетүгә, күз алдына  «диңгез артында яшәү начар түгел» рәвешендәге идеаль евро-сурәтләр  килеп баса. Мода артыннан куучыларның яңа кием-салымнарын күрсәтү һәм Балида  кояш батуны каршылау... Әмма безнең якташыбызга һич кенә дә кагылмый бу. Аның «миллион»ыннан  “сәүдәгәрләр һәм аксөякләр"нең искитмәле ризыгы  түгел, ә таулы авылдагы яңа пешкән кабартма,  чамбыр чәенең исе аңкый... Хәер, яхшырак аңлатып китик барысын да.  Шулай итеп, Эльвира Ибраһимова Урыссуның 2нче санлы мәктәбен тәмамлый. Беренче сыйныф турында төзәтмә белән. Үз тамырлары турында сорауга,  кызыбыз бик теләп истәлекләре белән уртаклаша.
- Беренче сыйныфка мин Урыссуның 1нче мәктәбенә кердем. Кечкенә буйлы идем, - дип көлә ул. - Курчаклардан аерыла алмадым, мәктәпкә дә йөрттем. Курчакларны партага утыртсам, бергәләп хәреф өйрәнү җиңелрәк була иде.
Яраткан укытучым Нина Пантелеевна Цыганова моңа каршы килмәде. Аңлый иде. Авторитеты белән басым ясамады, «барысы кебек» булырга мәҗбүр итмәде. Киресенчә, аңлатырга һәм уңай вакыйгаларга вакыт тапты.

Бүген Эльвирага карап, аңлыйсың: курчаклар хәрефләр белән янәшә утырган партадан теләсә кайсы кешене –  Монголиядәге аксакалдан алып Босниядәге яңа өйләнешкәннәргә кадәр һәркемне  үзенә карата торган гүзәл зат үсеп чыккан. Ә инде татар мәдәниятенә һәм теленә килгәндә, бу җәһәттән дә сүз тидереп булмый. Бөтен татарчага мәхәббәтне тәүдә кызның әнисе Сәвия Камил кызы иңдергән. Һәркемгә билгеле, ана сөте белән тапшырылган адәм баласында мәңгегә кала. Эльвира очрагында –  игелек тә. Бүген ул интернетның  урыс телле сегментында үзенчәлекле күренеш. Һәм эш саннарда гына түгел. Эш шунда ки, кыз аларны күз буяусыз, җәнҗалсыз, ә бары тик үз геройлары белән ышанычлы аралашудан,  күп милләт вәкилләренең  ашларын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтүдән генә җыйган. Ә тамашачылар өчен бу әле бөек илне сагыну да, ул инде юк, әлбәттә, әмма бердәмлек хисе кала...
Эльвира билгелеккә таба  яссылыктан түгел, ә еш кына юлсызлыктан үтә. Барысы да шаяртудан, ниндидер «юри генә»дән башлана. Үзбәкстаннан YouTube тагы беренче роликлар бөтенхалык мәхәббәтен күз алдында тотмаган. Ләкин көтелмәгән хәл туа. Эльвираның сарайларны һәм биш йолдызлы кунакханәләрне түгел, ә гади кешеләр тормышын күрсәтүенә бәйле бу. Тандырда ничек икмәк пешерәләр, ерак  кышлакта туйны каршы алалар, Кыргызстаннан 90 яшьлек әби ни рәвешле кубызда уйный һәм милли җырлар көйли, ә Төркиядән әрмән кызы пәхләвә әзерли... Тамашачы моның турист ялтыравы түгеллеген аңлый. Бу – хаклык. Һәм кешеләр үзләре үк дөреслеккә тартыла.
- Геройларым күбесенчә минем белән бәйләнешкә үзләре чыга, - дип сөйли Эльвира. - Үз авылларына, кышлакларына, шәһәрләренә, йортларына чакыралар.
Чын-чынлап, "советча туганлык" билгесе! Ибраһимова проектының уникальлеге - тел һәм мәдәни күпердә. Күп вакыт та узмый, Үзбәкстанның югары дәрәҗәле түрәләре аңа үзара файдалы контракт тәкъдим итә. Сәясәт, чикләр комачаулый кебек... Һич юк. Эльвира камера белән Душәмбе яки Баку базарына керә –  тылсым башлана. Ул моны бик гади аңлата: без элек бер зур илдә яши идек. Әйе, һәркемнең үз мәдәнияте, үз теле. Әмма үзбәк урыс туристы белән, ә кыргыз татар белән аңлашачак «уртак тел» дә бар. Бу - рус теле. Һәм Эльвира аның дәреслекләрдә түгел, ә бәлки базар рәтләрендә һәм ашханәләрдә яшәвен күрсәтә, хуҗабикә анда кинза турый, гаиләдәге пылау серен сөйли. Эльвира  роликларында сәясәт юк. Базар бар, ит сатып алу, бергәләп ризык әзерләү һәм елмаю бар. Тамашачы  гади, әмма гаҗәеп фикергә килә: барысы да уртак төшенчәне - муллык, намуслы хезмәт һәм хөрмәтне  тели. Башка дингә яки милләткә ихтирам  исә гади халыкка үзеннән-үзе хас.
Грузия, Әрмәнстан, Дагыстан, Азербайҗан, Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Чечня... Янә дә Кипр, Монголия, Төркия. Эльвира төбәкләр буйлап "йөри" генә түгел. Ул сөрә дә. Километрлар буе юлсызлык, тау серпантиннары, шау-шулы базарлар һәм кунак йортлары....  Анда сине чын күңелдән сыйлыйлар, сиңа ихластан куаналар. Якташыбыз артында – дүрт кешедән торган кечкенә команда.  «Мин һәм оператор» түгел, бу тәгәрмәчтәге гаилә, ул бергәләп барча видеога төшерү кыенлыкларын җиңә. Һәм дә әлеге сәяхәтләрдән алган бәхет тойгысы  машиналардагы пычракка карый шактый күбрәк сыман. Хәер, кем әйтмешли, йөз тапкыр ишетүгә караганда, бер тапкыр күрү яхшырак.  Видеороликларны ачу да җитә.
«Сөембикә»  журналы кызны инде герой сыйфатында сурәтләгән, мондый кешегә телевидение һәрчак шат. Эльвира байтак төрки телләрдә иркен сөйләшә. Килешәсездер, блогер өчен бу теләсә кайсы филфактан да шәбрәк. Блокинг аны вакытында тапкан. Гадәттәгечә  “нинди планнар?" дигән сорауга Эльвира  турыдан-туры, яшермичә  җавап бирә.:
 - Кияүгә чыгарга.
Якташыбыз «карьера, медиялелек, миллиардлы контракт» турында әйтер дип уйлаган идем. Ләкин – юк... Ә менә булачак иренең милләте турындагы  сорауга катгый, һичнинди ташламаларсыз, тиз җавап ишетәм:
- Кияүгә чыксам, бары тик «үзебезнең» татарга гына.
Менә шулай. Миллион язылучы, тау үткелләре, биш телне һәм дөнья ашханасын белү - һәм үтә гадәти кешелек кыйммәтләре. Нәкъ менә шуның өчен аны яраталар да. Дөнья тар, күршегә хөрмәт бәһасез, ә бәхет кайчакта караулар саны белән түгел, бәлки кайнар кабартманы бүлешердәй кеше белән үлчәнә икәнлеген күрсәткән өчен. Һәм дә Казаннан яки Урыссудан шундый егетне табарга ки, сөйгән кызының бишбармак хәзерләү турында  булачак каенанага карый яхшырак белгәнлеге куркытырлык булмасын. Яки өй токмачын, мәсәлән...
P. S. Татар әфәнделәр, игътибарга алыгыз. Сезнең чыгышны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев