Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бәйрәкәдә Бөек Җиңүнең 72-еллыгына багышланган гер спорты буенча турнир

Кичә Бәйрәкә авылыныд "Батыр" спорт комплексында Бөек Җиңүнең 72-еллыгына багышланган гер спорты буенча район турниры узды.

Турнирда Урыссу, Ютазы, Бәйрәкә, Каразирек авылларыннан килгән бертөркем яшьләр катнашты. Турнирны ачар алдыннан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Николай Гребенюк барлык катнашучыларга да күңел көрлеге, җиңү теләде. - Бүгенге ярышларда сезнең җиңүләрегез бабаларыгызга карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре булып ирешсә иде, чөнки аларның батырлыклары бәрабәренә без бүген тыныч, матур тормышта яшибез, - дип теләкләрен җиткерде.

Турнирда катнашуга 33, 38, 43, 48,53,58,63, 73 кг һәм аннан да авыррак булган яшүсмерләр, 53, 63 кг булган кызлар кертелде. Ютазы авылында күп еллар гер спорты буенча тренер булып эшләүче Роберт вафауллин катнашучыларга ярышның барлык кагыйдәләрен аңлатканнан соң иң кечкенәләр келәмгә чыкты. Чыннан кайбер егетләрнең кулларында гер күккә шул кадәр җиңел итеп чөелә кебек тоелды. Ә кайберәүләргә ярыш җиңел бирелмәде. Тренер сүзләренә караганда гер спорты егетләрне һәм кызларны үзләрен чыдамлылыкка сынарга, үз-үзеңә ышаныч арттырырга ярдәм итә. Турнир "Батыр" спорт комплексы директоры Радик Әхмәтҗанов оештыруында әзерләнеп, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм "Олимп" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы җитәкчеләре катнашында узды. Ә турнирда җиңүчеләр белән сез газетабызның алдагы саннарында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев